Иске Уби авылында гомер кичерүче Лидия Казакова -унөч баланың кадерле әнисе
«Хатын-кызның бөтен гүзәллеге, бөтен күрке Ана булуда» дип яза Һади Такташ.
Шагыйръ китергән сыйфатлар Иске Уби авылында гомер кичерүче Лидия Казаковага тулысынча туры килә. Ул —13 бала әнисе!
Лидия Феодоровна Дуван авылынннан. Дүрт туганы, әти-әнисе бу дөньядан бик иртә китәләр. 3 сыйныф белеме булган кызның хезмәт юлы фермадан башлана. 1977 елның март аенда өч баласы белән тол калган Валерий Александорвич Казаковка тормышка чыга кыз. Балаларның берсенә — 2, икенчесенә —4, өченчесенә 6 яшъ була. Шушы өч баланы канат астына алып, гомер дәвамында үзе дә 10 бала тудыра Лидия Феодоровна. Бүгенге көндә аларның өчесе авылда төпләнеп яши, калганнары — шәһәрләрдә.
Күп балалы гаилә гомер буе күп итеп мал-туар, кош-корт асрый. Балалар кул арасына керә башлауга, кызлар — әниләре, малайлар әтиләре янында кайнаша.
— Иң яхшы тәрбия — хезмәт тәрбиясе, — ди Лидия Феодоровна.— Без беркайчан да фәлән эшне эшләсәң, акча, тәм-том бирәм, дип тәрбияләмәдек. Үсә барган саен, бер-берсен тәрбияләделәр. Олыраклары колхозга эшкә йөрде, алар артыннан кечерәкләре тартылды. Йөземә кызыллык китергәннәре булмады.
Лидия Феодоровнага 13 балага әни генә түгел, әти дә булырга туры килә. Валерий Александрович 48 яшендә вафат була. Бер улын да җирләргә туры килгән әни кешегә.
Бүгенге көндә ике улы һәм оныгы махсус хәрби операциядә хезмәт итәләр. Улы Олег өлешчә мобилизация вакытында, 2022 елда киткән. Ә аның улы Александр контракт килешүе төзегән. Алексейлары яраланып, госпитальгә эләккән. Июль аеннан бирле бер хәбәре дә юк икән. Шул телгәли Ана йөрәген.
—Мин бервакытта да, берни дә сорап йөрмәдем. 13 бала үстерүнең дә авырлыгын күрмәдем. Бүгенге көндә 22 оныгым, 7 оныкчыгым бар. Йорт эшендә ярдәм итәләр, «Әни ни кирәк?», дип кенә торалар. Янымда да бер улым—таянычым, терәгем яши. Язмышыма рәхмәтлемен,-ди Лидия Казакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев