Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылының өлкәне Мөшфикә Камалова юбилеен билгеләде

«Белми калдым, сизми калдым гомеремнең узганын...», ди Иске Шәйморза авылының өлкәне Мөшфикә Камалова. Ә бер гасырлык гомер тарихында аның ниләр генә юк?!

Гаиләдә өч кыз була алар. Әтиләре сугышка китә һәм кайтмый.

—Кызларымны кара, дип әтидән хатлар килә иде. Аннан хатлары да туктады, үзе дә кайтмады. Шулай, ятим калдык... Бер кыз туганыбыз 3 яшендә үлеп китте,-дип сөйли Мөшфика апа ул елларны искә алып.—Әни безне үстерер өчен кырда кунып эшләде. 

Мөшфикә апа авылдашы Әнваршага тормышка чыга. «Бик әйбәт яшәдек. 55 ел тордык бергә. XXII партсъезд исемендәге колхозда бухгалтер булып эшләде ул, тормышыбыз җитеш булды, Аллаһыга шөкер. 15 ел инде вафатына Әнваршамның».

Мөшфикә Миргасыйм кызы биш балага гомер бирә. Бүгенге көндә җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар. Төп нигездә улы, килене тәрбиясендә картлык гомерен үткәрә.

—Тормышым бик матур булды, зарланмыйм, узуы да матур булды,-ди 95 яшен тутырган авыл өлкәне.

Ул — тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы медале белән район сессиясендә бүләкләнүе турында горурланып сөйли. 
Хезмәт юллары колхоз бакчасында уза. Ул елларда колхоз күпләп яшелчәсен, тәмәкесен үстерә. Данлыклы алма бакчасы да була әле Иске Шәйморзада. Алма бакчасында эшләүләрен юбилярның кызлары да сагынып сөйләде.

Юбилее көнне Мөшфика апаны котларга Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова килде. Кунаклар аңа Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм район хакимиятеннән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

Мөшфикә Миргасыйм кызы барлык сынауларга да карамастан, күңел күтәренкелеген һәм тормышка булган оптимистик карашын саклап калган. Килгән кунакларга да рәхмәтләрен әйтеп, алда да очрашулар насыйп булсын, дип озата чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев