Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылыннан Әдия Абдулла кызы Сабирҗанова 95 яшьлек юбилеен билгеләде

Авылның хөрмәтле өлкәне бар гомерен туган җиренә багышлаган.

Бер гасырга якын гомер юлы узган әбекәйне котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килделәр. Әдия Абдулла кызына Россия Президенты Владимир Путиннан да җылы котлау сүзләре адресланган, район башлыгы Марат Гафаровтан да бүләкләр бар иде.

Авылның хөрмәтле өлкәне бар гомерен туган җиренә багышлаган. Алар Иске Шәйморза янындагы Космовский дигән авылда яшәгәннәр (бүген инде ул авыл юкка чыккан). 

Әдия апаның кызлары әйтүенчә, авыл бик кечкенә, әмма бик гүзәл табигатьле була.. «Авыл уртасында алма бакчасы бар иде, ә урамнардан бары тик ат юлы гына уза иде», дип сөйләделәр алар.

Колхозларның гөрләп чәчәк аткан чорында, әлеге бакча да, буш калган йортларның җирләре дә сукалана, калганнар да Иске Шәйморза авылына күченә. Әдия апалар да шулар арасында була.

—Без сигез бала үстек. Әти 1941 елның 15нче июнендә сугышка китте, 1945 елның 15нче августында кайтты. Ике мәртәбә яраланган. Икесендә дә безгә аның үлем хәбәре килде. Әмма Аллаһы Тәгалә гомер бирде үзенә. Үпкәсендә сакланып калган, солы ярмасы зурлыгындагы кыйпылчык белән 82 яшенә кадәр яшәде. Әни үзен бик тәрбияләде,-дип үткәннәрне яңартты Әдия апа.—Бик нужалы үстек. 13 яшеннән кырга чыгып киттек, көлтә бәйләдек, тырмаладык, башак җыйдык. Уйнарга вакыт булмады, әтисезлек бер дә рәхәттә түгел шул...

Әдия апа авылдашы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостафа исемле егеткә тормышка чыга, алты бала тәрбияләп үстерә. 

— Чөгендер кырыннан обед вакытына эшне бетереп кайттым да кызым Гөлфиямне табарга киттем. Бер авылдаш хатын кырдан ук килде бала табарга, куллары, аяклары туфрак эчендә иде... Шулай эшләдек, яшәдек... Декрет ялы да күрмәдек.
Тормыш иптәшенең вафатына 27 ел булган Әдия апаның. Бүгенге көндә алты баласы да исән-сау, үз тормышларын булдырып, яшиләр. — Тормыш иптәшем бик әйбәт кеше булды. Яхшы яшәдек. Зарланырга урыным юк,-ди әбекәй.


Килгән кунаклар да: «Әдия апа, менә шундый киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле, мәрхәмәтле һәм рәхмәтле булганга 95 яшькә җиткәнсең дә инде!» -дип соклану хисләрен белдерделәр һәм 100 яшенә дә килергә сүз биреп, саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев