Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәледән Факия Шакирҗан кызы Субаеваның гомер бәйрәме узды

Ходай биргән гомерне заяга уздырмаска кирәк, диләр. Ә үкенмәслек итеп яшәү ничек була соң ул?

Бу сорауга Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Факия Шакирҗан кызы Субаева кебек дип җавап биреп була. Район үзәк хастаханәсендә озак еллар шәфкать туташы хезмәтен намус белән башкарган, игелекле балалар үстергән, кешеләргә ярдәмчел, ачык йөзле авыл өлкәне ул. 

Күркәм юбилее хөрмәтенә балалары, якыннары җыелышып туган нигездә мәҗлес уздырдылар. Факия апа туган-тумачасыннан, якыннарыннан гына түгел, җитәкчелектән дә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Олуг юбилярны котларга район башлыгы Марат Гафаров килде.

— Туксан яшькә җитүне зур бүләк дип саныйм. 95, 100дә менә шулай очрашырга насыйп булсын,-диде Марат Гафаров.

Факия Шакирҗан кызы — Иске Задур авылы кызы. Аның сөйләвенчә, әтисе бик хөрмәтле кеше булган авылда. Ленин ордены кавалеры, ТАССРның Югары Советы депутаты, 1934 елларда иген игү буенча беренче урынны яулаган, хәтта И. В. Сталинны шәхсән күргән кеше була ул.

Факия апа Буа медицина училещесында белем алганнан соң, район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Монда ул райондашларыбызга яхшы таныш булган, хөрмәтле, җирле шагыйрь, тарихчы Рафаил ага Субаевка тормышка чыга. Бик матур гомер юлы узалар, өч балага гомер бирәләр. Кызганыч, Рафаилы һәм кызы Ландыш, икесе дә бер елны, вафат булалар. 

Шәфкать туташы булып Факия апа 1967 — 1989 елларда хезмәт куя. Район үзәк хастаханәсенең хирургия, терапия, бала тудыру, теш дәвалау бүлегендә эшли, коммунистик хезмәт ударнигы исемнәрен ала. Күп тапкырлар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны ул.

—Факия апаны бик ярата идек, әле дә хөрмәтлибез-диде мәҗлескә килгән Фәния апа Җаббарова.—Аның үрнәгендә хезмәтебезне дәвам иттек. Факия апа барыбызны да тәртипкә, эшкә өйрәтте.

Фәния апаның сүзләрен куәтләп әңгәмәгә тирә-күршеләре, якыннары да кушылды:

— Безнең Факия апа кебек акъәби башка юктыр ул. Аның тормыш юлы да бик гыйбрәтле. Бик ярдәмчел ул.

Изге күңеленең әҗере булып, Факия апаның балаларының, онык-оныкчыкларының олы мәхәббәте, хөрмәте тора.

— 90 яшем тулса да, бу кадәр гомер яшәлмәгән кебек,-ди әле дә булса шаянлыгын югалтмаган Факия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев