Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хания Рәхмәтуллова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Һәр авылда тирән хөрмәт казанган кешеләр була.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хания Рәхмәтуллова да шундыйлардан. Мөхтәрәм райондашыбыз 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Авыл өлкәне гомере буе  халык сәламәтлеген саклау системасында эшләгән.

Хания Кадыйр кызы Рәхмәтуллованы олы юбилее белән котларга район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов килде. Җитәкчеләр юбилярга котлау хаты, чәчәк бәйләме, бүләкл тапшырдылар. Күпьеллык хезмәте һәм районның сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерделәр.

Район ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина да  Хания Кадыйр кызының район халкы арасында ихтирамлы булуын билгеләп үтте.

Хания апа Мунчәли авылында туган. Урта мәктәптән соң Буа медицина училищесына укырга керә һәм,  1963 елда, «шәфкать туташы» белгечлеге буенча, бары тик яхшы билгеләргә генә, аны тәмамлый.

Яшь белгеч район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. 35 елдан артык гомерен шунда үткәреп,  хезмәттәшләренең һәм пациентларның хөрмәтен яулый.

Һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгы өчен Хания Кадыйр кызы күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Алар арасында «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе аерым урынны алып тора.

1964 елда Хания апа Әнвәр Рәхмәтулловка тормышка чыга, 61 ел бергә гомер кичерәләр алар, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, югары белем бирәләр һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.

90 яшь гомер чиге түгел. Ул – лаеклы тормыш өчен бүләк. Хания апа да озын һәм лаеклы  гомер кичерү тулысынча һәркемнең үз кулында, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев