Иске Чокалы авылында яшәүче хезмәт ветераны Гелнар Арифулла кызы Шәрәфетдинованы хөрмәтләделәр
Ул туган җирдә яшәве белән бәхетле
Иске Чокалы авылында яшәүче хезмәт ветераны Гелнар Арифулла кызы Шәрәфетдинованы хөрмәтләделәр. Моңа аның юбилейлы туган көне, 90 яшьлеге сәбәпче булды.
Авыл өлкәненең шушы олуг яшькә җитү шатлыгын уртаклашырга һәм гомер бәйрәме белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килделәр. Кунаклар Гелнар апага истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровтан котлау открыткасы тапшырдылар.
Гелнар Шәрәфетдинова– чын мәгънәсендә һәм үз туган җиренә тугрылыклы кеше. 1936 елның 5 февралендә дөньяга аваз көненнән ул Иске Чокалыда яши һәм гомере буе “Чишмә” колхозында хезмәт итә.
Сыер савучы булган төп хезмәтеннән тыш, җәйлеген, көзлеген чөгендер кырыннан кайтып керми. Хезмәт ветераны исемен дә шуңа хаклы рәвештә йөртә ул.
–Туган авылымда яшәвем белән горурланам, бәхетлемен. Шунда тудык, шунда үстек, гомерем дә Аллаһка шөкер туган җиремдә узды,-ди Гелнар апа.
Гаилә нигезен авылдашы Алләм белән булдыра. Тату гаиләдә биш бала – өч ул һәм ике кыз тәрбиялиләр. Бүген Гелнар апа кызы Зөлфия белән зур гаиләнең түрендә хөрмәткә һәм җылылыкка төренеп яши.Төп горурлыгы – нәсел дәвамы: 12 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
Олы яшьтә булуына һәм авыр тормыш сынауларын узуына карамастан, (Гелнар апаның кияве махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган), ул күңел күтәренкелеген югалтмый, балаларына терәк һәм киңәшче булып тора.
"Сез бүгенге якты киләчәгебезне төзүгә олы өлеш керткән буын. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә”,-дип җылы теләкләрен җиткерделәр кунаклар һәм ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар игелегендә яшәвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев