Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чокалы авылында яшәүче Руфания апага 90 яшь тулды

«Бакчам—картымның төсе»

Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты авыл халкына зәвыклы, матур киенергә ярдәм иткән. 33 ел шул ательеда хезмәт куйган Иске Чокалы авылында яшәүче Руфания апа элеккеге ул елларны сагынып искә ала.

«Бала вакытта әниләр, әбиләр белән кич утырганда еш кына кулга инә, җеп алып утыра идек, чигүләр чигә идек, шуннан күңелемә якын булып калды тегү эше, — дип сөйли ул. —Планны район үзәгеннән күп бирәләр иде. Аны үтәр өчен киемнәр тегәбез дә, авылларга сатарга чыгабыз. Бик яхшы эшләдек. Коллектив тв әйбәт иде». 

Руфания апаның ул еллар истәлеге булып, хезмәтенең нәтиҗәсен бәяләгән күпсанлы Грамоталары, Рәхмәт кәгазьләре әле дә саклана.

—Әти-әни бик затлы, укымышлы кешеләр иде. Иске Чокалыда 30нчы елларда беренче МТС ачылган һәм анда кайткан тракторга беренче булып әти утырган. Сугыш башланганчы әтине Татар Бизнәсендә трактор бригадасын җитәкләргә билгелиләр. Сугышка бармады ул, Казанда хезмәт итте. Сугыш тәмамлангач, авылда инженер-бригадир булып озак еллар эшләде. Бик уңган кеше, тимер эшен дә, агач эшен дә белә иде. Авылда пенсиягә чыкканчы, аннан соң да, тәрәзә яңаклары, башка шундый җиһазлар ясап йөрде. Әни, мәрхүмә дә, бик пөхтә карчык иде, озак яшәде, 90 га җитте,-дип сөйләде Руфания апа үзенең гаиләсе белән таныштырып.

Руфания апа тормышка авылдашы Рәфәгатька чыга. Шахтер егет була ул. Өч бала үстерәләр. 

Тормыш иптәше райпода эшләп, лаеклы ялга чыга. Динебезне үстерүгә өлеш кертә, авылда 15 ел мулла впзифасын башкара, 88 яшендә вафат була.

Руфания апа бер баласы—37 яшьлек улының юл фаҗигасендә һәлак булу кайгысын кичерә. 

Төп нигездә дә Руфания апа уңган килен булып, кайнатасын, кайнанасын, аннан үз әнисен дә тәрбияләп, соңгы юлга озата. 

Тирә-күршеләре, авылның ветераннар берлеге җитәкчесе Гөлсирә апа Хәлиуллова да Руфания апаның бүген дә тиктормас булуын билгеләп үттеләр.

—Әле аның тормышны яратуы, тырыш, уңган, йорт җанлы булуы турында әйтмичә булмый. Елның- елында 100 −150 төп помидор, борыч, кыяр үсентеләре утырта. Мәш килеп бакча үстерә. Бер чүп үләне күрмисең түтәлләрендә. Ничек барысына да өлгерә икән дибез. Бер вакытта да зарланганы, тик утырганы юк аның. Менә шундый тырыш булганы өчен дә авылыбызның үрнәк алырдай, горурланып сөйләрдәй акъәбисе ул безнең, — диләр алар.

Руфания апа әле биш вакыт намазын да калдырмый, бала-оныклары да —барсы да аның үрнәгендә дин юлында икән. 

-Тик тора белмәдем шул. Бакчаны да картым Рәфәгатем истәлеге, төсе итеп саклыйм, барысын да бергәләп ясаган, җыйган идек...,- ди Руфания апа.

Шушы көннәрдә Руфания апага 90 яшь тулды. Авыл өлкәнен олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов котладылар. Руфания апага хәерле гомерләр, шатлык-куанычлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев