Иске Чокалы авылында яшәүче Рифкать Шәрәпов 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте
Һәр авылда тирән хөрмәт казанган кешеләр бар
Иске Чокалы авылында дөньяга килгән Рифкать Шәрәпов та шундыйлардан. Авылның мөхтәрәм кешесе 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Рифкать абыйның бар гомере туган җиренә багышланган.
Дәһшәтле сугышның бөтен михнәтен тылда күрергә туры килә аңа. Бик иртә әнисез кала, әтисен дә сугышка алып китәләр. Яшьли колхозда төрле эшләр башкара, механизатор, бригадир да булып эшли Рифкать Зәйнетдин улы. Бервакытта да кешелеклелеге хыянәт итми. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов та әйтеп узды.
—Рифкать абый да, аның тормыш иптәше Рауза апа да авылда хөрмәтле кешеләр булдылар. Бик тырышлар. Атын җигеп, кемгә нинди ярдәм кирәк, шунда барып җитә иде Рифкать абый. Язын- көзен бәрәңге бакчаларын тракторы белән эшкәртеп бирә иде,-ди авыл башлыгы.
Рифкать абыйның олы җанлы булуы турында балалары да сөйли. Алар аның алтау: ике ул һәм дүрт кыз. Бөтенесе район җирлегендә төпләнеп калганннар. Башлы-күзле булганнар, намуслы хезмәтләре белән тормыш итәләр.
—Укырга мөмкинлеге булмаса да, әти бик акыллы, төпле фикерле булды. Дәресләребезне әзерләшә, бергәләп әдәби китаплар укый идек,-диләр кызлары.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Рифкать абый райондагы кызы Гүзәлия карамагында яши. Бирегә ул тормыш иптәше вафатыннан соң килгән. Билгеле, туган нигезен ташлыйсы килмәгән, әмма язмыштан узмыш юк.
—Мин әти белән әнинең әрләшкәнен, бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен белмим, бик матур яшәделәр. Гомумән, әти бик сабыр кеше безнең, — дип әтисенә хөрмәтен белдерде төпчек кызы Гүзәлия ханым.
Олы юбилейга җыелган онык, оныкчыклар да бабаларының әле атка, әле тракторга утыртып йөргән чакларны сагынып искә алдылар.
Юбилярны гомер бәйрәме уңаеннан җитәкчеләр дә котлады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов җылы теләкләр юлладылар, бүләкләр тапшырдылар. Мул табыннар артында кунаклар белән бергә Рифкать аганың якыннары үткән юллар, тормыш вакыйгаларын хәтерләрендә яңарттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев