Яңа Кәкерле авылында туып-үскән Зәйнәпбану Сәнатулла кызы Сәнатуллинага 95 яшь
95 ел—хезмәт, зирәклек һәм олы сынаулар белән тулы тормыш юлы ул.
Яңа Кәкерле авылында туып-үскән Зәйнәпбану Сәнатулла кызы Сәнатуллинаның да бер гасырлык тормыш юлы истәлекләргә бай.
Авыл өлкәне гомер буе колхоз да хезмәт иткән.
"Бер көндә эштән калмадым ди Зәйнәпбану апа. Соңрак Яңа Кәкерле урта мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Укучы балаларны бик ярата идем«,- ди ул.
Зәйнәпбану апаның үзенең балалары булмый... Бүгенге көндә аны бертуганының улы тәрбияли. Башка туганнары да «Апа», дип кайтып җитәләр. Мунчалар кертеп, өй җыештырып, тәмле ашлар пешереп, әбекәйнең шул рәвешле күңелләрен күреп китәләр. Шундый җылы мөнәсәбәтләре өчен бик рәхмәтле ул, туганнарының балаларына.
Зәйнәпбану апаның юбилее көнне якыннары гына түгел, хакимият вәкилләре дә килде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе директоры Шамиль Абдрахманов аның авыл тормышына керткән өлеше өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Юбилярның олы юбиллена РФ Президентыннан котлау хаты тапшырулары—олы хөрмәт билгесе булды. Район хакимиятеннән дә, җирлектән, мәктәптән дә бүләкләр булды әбекәйгә. Зәйнәпбану Санатулла кызына нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм якыннарының җылы мөнәсәббәт булуын теләделәр кунаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев