Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Хәния Зиннәт кызы Яхиеваны район башлыгы Марат Гафаров котлады

Үзвакытында хезмәтләре белән дан тоткан, балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, ил, район үсешенә өлеш керткән өлкәннәр — районда иң хөрмәтле кешеләр

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче озын гомерле өлкәннәребезнең берсе — Хәния Зиннәт кызы Яхиева. Хөрмәтле өлкәнне котларга район башлыгы Марат Гафаров килде. 

Олы, мул табын артына барлык балалары, онык- оныкчылары җыелды. 

Гаиләсе ишле икән юбилярның. Тормыш иптәше Абдулбарие белән алар биш балага гомер биргәннәр, балалары аларга 10 бүләк иткән, 10 онык исә тагын 10 оныкчык белән куандырган. Менә шулай — табын артында алар үзләре генә дә 25әү! 

Хәния әбинең хезмәт юлы колхозда, ашханәдә узган. 40 елдан артык ул аш-су әзерләгән. Абдулбарие да колхозда эшләгән. Икесе дә шушы җирдән, шушы туфрактан, читкә китеп бәхет эзләп йөрмәгәннәр, бар булганына шөкер итеп кендек каннары тамган җирдә яшәгәннәр. 

Хәния әбинең бүгенге көндә пар канаты инде гүр иясе, төп нигезендә ул кызы белән яши. Татар-хатын-кызларына гына хас булган оялчанлык, сабырлык белән, елмаеп, сорашканга җавап итеп кенә үткәннәре хакында сөйләде. 

Әтисез, ятим үскән. Шуңа карамастан да, күңелендәге игелекнең бер тамчысына да зарар китермәгән. Килгән кунакларга да, үзен олылаган бала-оныкларына да олы рәхмәтләрен укыды Хәния әби. 

—Сез бик бәхетле. Туксан яшькә җитү — олы вакыйга, һәркемгә дә насыйп булмый. Яныгызда сезне яратучы якыннарыгыз бар. Шушы мизгелләрегез дә озын гомерле булсын,-диде Марат Гафаров, юбилярны котлап.
Хәния апаның дүрт баласы Яңа Чүпрәледә гомер итәләр, бер улы Ульяновск шәһәрендә яши. 

Олы юбилей бәйрәмен исә Хәния апа улы Җәмилендә кунакта вакытында каршылады. 

— Әни безнең авыз эче тулы кан булса да төкерми торган, зарлануны белмәгән кеше. Күпкатлы йортта ящи идек. Атна ахыры исә балалар белән төп йортка чыгабыз. Өй тулы кеше. Әни мунча яга. Бер-бер артлы барыбыз да юынабыз. Үзенә юынырга җылы су кала идеме икән, дип уйлыйм хәзер,-дип кайнанасының олы йөрәклелеге турында сөйләде килене Гөлинә апа.

Күңеле шундый киң, олы булганга Аллаһы Тәгалә Хания әбине озын гомер белән бүләкләгәндер дә. Әнисе һәм әбисе дә озынгомерлеләр булганнар — 96 һәм 103 яшьләренә җитеп, бакыйлыкка күчкәннәр.
Хания апа үзе исә яше турында: «Яшь барса да, күңел һаман 17дә», диде көлеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев