Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Елмаю бүләк итүче Миләүшә

Миләүшә Мәсхүт кызы Шәрәфетдинованың теш табибәсе булып эшләвенә утыз елдан артып киткән.

— Һөнәрне без еш кына бала вакытта ук сайлыйбыз, әмма тормыш үзенең төзәтмәләрен кертә һәм язмыш үз юлларыннан алып китә. Аллаһыга шөкер, минем язмышымда үзем сайлаган һөнәрем һәрвакыт янәшәмдә булды,-ди Иске Шәйморза участок хастаханәсе табибәсе Миләүшә Мәсхүт кызы Шәрәфетдинова..

Урта мәктәпне тәмамлагач, Миләүшә медицина буенча укырга керергә карар итә. Моңа этәргеч ясаучы сәбәпләр дә була. Алар нәселендә гомерләрен медицинага багышлаган кешеләр шактый. Миләүшә дә Казан медицина институында белем ала.

1991 елда дипломлы белгеч туган районына, авылына кайта — аның хезмәт кенәгәсендә Иске Шәйморза участок хастаханәсенә эшкә алыну турында бердәнбер язу бар. Теш табибларының эше катлаулы: алар көн дәвамында авыруларны кабул итү өстенә тешләре сызлауга түзә алмыйча килгәннәргә дә ярдәм итәләр. 

— Өлкәннәр дә, балалар да безгә бик еш мөрәҗәгать итә. Безнең Иске Шәйморза участок хастаханәсе Борындык, Иске Шәйморза авыл җирлегенә керүче авыллар, Кече һәм Зур Чынлы авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Пациентларыма профилактик карауларны вакытында үтеп, тешләрен үзвакытында дәваларга киңәш итәм. Хәзер халык моңа җаваплырак карый башлады. Кирәкле вакытта табибка бармасаң, кариес, авырту көчәя. Вакытында дәваласаң, теш табибына килү күңелле процедура гына ул, — ди тәҗрибәле табибә.

Шунысы гаҗәп, Миләүшә Мәсхүт кызы үзенә мөрәҗәгать иткәннәрне исемнәре белән хәтерли. Бу пациентларга хөрмәт белән караудан киләдер. Кешенең балкып елмаюына да гашыйк икән Миләүшә ханым.

«Елмайганда кешенең энҗе кебек төзелеп киткән тешләре күренә икән, билгеле, без, табиблар, андый кеше өчен сөенәбез», ди теш табибәсе.

Гаиләсендә Миләүшә ханым — хөрмәтле әни, кадерле һәм яраткан әби. Тормыш иптәше белән алар бер кыз һәм улларына гомер бүләк итәләр. Кызганыч, бергә корган гаиләнең гомере озын булмый. Тормыш иптәше 38 яшендә бакыйлыкка күченә. Ул чакта улларына — 15, кызларына 11 яшь була. Тормыш дилбегәсен үз кулларына алып, балаларына терәк булып, киңәшләрен биреп, сынауларны җиңә-җиңә атлый гомер юлыннан Миләүшә. Бүгенге көндә шуларның җимешләрен татый: өч оныгына куана, балалары да тырышып хезмәт куялар, Казанда яшиләр.

Миләүшә ханым да төп нигезендә ялгызы түгел, иң кадерле кешесе—яраткан әнисе бар.
Миләүшә ханым һәрвакыт ачык йөзле, гел елмаеп тора. 

—Елмаймыйча мөмкин түгел,- ди ул үзе бу хакта. — Без елмайсак дәвалауга килгән кешеләрдә борчылу хисләре югала. Үзебез дә кешеләргә матур елмаю бүләк итәргә тырышабыз. Гел елмайсын иде кешеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев