Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Нәфисә Низаеваның гомер юлы-сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге

Иске Кәкерле авылында яшәүче Нәфисә Низаевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды

Әлеге яшькә җитүен олы бүләк дип саный ул. 

—Яшьлектә, бала вакытта бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Без бит бер әнигә бик күбәү идек, ашарга да юк, кияргә дә җитмәде,- дип искә ала ул балачагын.
Нәфисә апаның җиде бертуганы була. Бүген инде ул берүзе калган. Җиде баласын кочагына алып, әниләре тормыш иптәше Арифулласын сугышка озата. Аннан ул яраланып кайта. Сугыштан соң, гаиләдә тагын бер ир-бала туа.

—Мич тирәсенә җыелышабыз да, әни казанда берәр нәрсә пешермәсме дип көтеп утырабыз. Ә пешерергә әйбер юк. Әни үзе казандагы суны болгата, үзе безгә: «Хәзер була, хәзер була...», дир. Пешергәне — чөгендер яфрагы... Ничек үскәнбездер?!

Нәфисә апа 7 сыйныфны тәмамлауга колхозга эшкә чыга. Өлкәннәргә ияреп, колхоз кырында көлтә бәйләшергә йөри, кирпеч сугарга ярдәм итә (авылда элек кирпич заводы булган).

—Ул вакытта колхозда эш күп, балаларга да җитә иде,-ди.

30 еллап колхоз кырында чөгендер игә ул. Тормышка чыга, өч бала: кыз һәм ике ул үстерәләр. Нәфисә апа 16 еллап авыру кайнанасын тәрбияли, бер улының фаҗигале төстә вафат булу кайгысын да «күтәрә» ул. 
Бүген ул авылдагы йортында ялгызы яши. Үз көнен үзе күрергә өйрәнгән авыл өлкәне нигезеннән аерылырга теләми. Балалары үзләрендә яшәргә чакырсалар да «өлгерермен әле», дип кенә җавап бирә.

Низаевларның авылда туган-тумачалары бик күп. Нәсел тамырларының бер очы якташыбыз, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга барып тоташа.
Олы юбилее көнендә туган апаларын Әгъзам Самат улы да тәбрикләде, җылы теләкләрен җиткерде, балачак хатирәләрен яңарып, тәрбиясе өчен рәхмәтләрен әйтте. Туган көнгә бүләк итеп ул мамык шәл җибәргән, кайткач кереп чыгачагын да вәгъдә итте.

Район җитәкчелеге дә котлады авыл өлкәнен. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин да котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләр юлладылар.

Нәфисә Арифулла кызының гомер юлы — сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге. Кызы Гөлинә һәм улы Тәлгать та гомерләрен, хезмәтләрен туган якка багышлаган кешеләр. Матур тормыш төзеп, әниләренә 8 онык бүләк иткәннәр, бүгенге көндә оныкчыклар, аларның балалары да дөньяга аваз салган. 

Зур, олы нәсел, Нәфисә апаның өен нурландырып бер табын артына җыелды, юбилеен хөрмәтләп ясин ашлары үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев