Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледән Мөсфирә Җаббаровага 90 яшь тулды

Күпне күргән, кичергән

Мөсфирә Җаббаровага 90 яшь тулды. Ул Иске Чүпрәле авылында туып-үскән. Сугыш чоры баласы. Шушы афәт аркасында Мөсфирә апа башлангыч белемле генә булып кала. Ә 14 яшендә ул инде «Россия» колхозында эшли башлый. Һәм аның бөтен тормышы шушы колхозда үтә.

Мөсфирә Садретдин кызы үз тормышын җайга салырга тырышып карый, кияүгә дә чыга. Ләкин язмыш аңа тагын бер уңышсызлык әзерли — кечкенә улы куенында килеш ире белән аерылыша ул. 

Хәзерге вакытта Мөсфирә ханым Буа шәһәрендәге интернат-йортта яши. Ә аның гомер буе район файдасына эшләве онытылмый.

Хезмәтенә рәхмәт йөзеннән Мөсфирә апа янына Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов килде. Ул аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, бүләк һәм чәчәкләр бирде, юбилее белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев