Чүпрәледән Леонид Игнашев махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша
Якташыбыз Чуваш Бизнәсе авылында туып-үскән.
Махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация кысаларында юл тота. Батырлык үрнәкләре күрсәтә, тапшырылган хәрби заданиеләрне намусы кушканча үти.
Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен берничә бүләккә дә лаек булган. Алар арасында: «Һәлакәткә тарыганнарны коткарган өчен», «Сугышчан батырлык өчен», II дәрәҗә «Сугышчан батырлык», шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы медальләре бар.
Шушы көннәрдә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров исеменә райондашыбыз хезмәт иткән мотоукчылар полкы командованиесеннән Рәхмәт хаты юлланган. Әлеге хатта Леонид Витальевич Игнашевның чын патриотик рухлы булганы өчен ихлас рәхмәт сүзләре белдерелгән.
Полк командиры подполковник А. Фунцев белдерүенчә, якташыбыз үз алдына куелган бурычларны намуслы үти.
"Ата-бабаларыбыз батырлыклары белән илебезнең бөек тарихы язылган. Якташыгызның хәрби хезмәте яшь буын өчен чын патриотизм үрнәге булып тора”,-диелән Рәхмәт хатында.
Полк командиры Чүпрәле халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык теләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев