Чүпрәледән Клементьевлар–«Авыл гаиләсе»
1 июньнән 10 июньгә кадәр «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы узачак.
Бәйге https://конкурсыфонда.рф/ сылтамасы буенча электрон платформада оештырыла. Россиядә ул 2016 елдан бирле үткәрелә. Конкурсны Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Авыр тормыш хәлендә калган алаларны яклау фонды уздыра. Аның төп максаты – гаиләләрнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау. Җиңүчеләрне 6 номинация буенча ачыклыйлар:. «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», «Гаилә – традицияләрне саклаучы», «Ватанны саклаучы гаиләсе».
Бәйгенең төбәк этабында Татарстан данын нәкъ менә гаилә кыйммәтләрен, милли-мәдәни традицияләрне, ана булуны, гаиләдә һәм җәмгыятьтә әтинең абруен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Нечкәбил» конкурсында җиңгән гаиләләр яклаячак. Алар арасында «Авыл гаиләсе» номинациясендә алты бала тәрбияләп үстерүче Алешкин-Саплык авылыннан Наталья һәм Алексей Клементьевлар катнаша.
Наталья һәм Алексей Клементьевларның бу тәүге уңышлары түгел. Райондашларыбыз аларны «Нечкәбил» бәйгесенең җиңүчесе генә түгел, ә башка күп кенә бәйге-конкурсларда катнашып, җиңү яулаучылар буларак та белә. Агымдагы елда исә Наталья Клементьева олы дәүләт бүләгенә–«Ана даны»-«Материнская слава» медаленә дә лаек булды. Клементьевларның тормыш шигаре - «Бәйгедә катнашасыңмы – җиңәргә кирәк!»
Наталья Николаевна Чүпрәле якларына 1999 елда килен булып төшә. Ул –Батыр районыннан. Тормыш юлы һәрвакыт иҗат белән тыгыз бәйләнгән. Ул беркүпме редакциябездә чуваш телендә нәшер ителүче “Таван ен” газетасында да эшләде, хәзер дә штаттан тыш хәбәрчебез булып тора. Бүгенге көндә Алешкин-Саплык авылы клубы мөдире булып эшли. Тормыш иптәше Алексей Николаевич –«Прогресс» предприясендә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы хезмәтен башкара. Гаилә алты бала: Евгений, Дмитрий, Николай, Кирилла, Мария һәм Давидны тәрбияләп үстерә. Уллары: Евгений һәм Дмитрий махсус хәрби операциядә хезмәт куялар.
– «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә катнашуыбыз тагын да куанычлы. Конкурс турында безгә шалтыратып, сез дә катнашасыз, дип әйттеләр. Баксаң, анда кандидатларны “Нечкәбил” конкурсы нәтиҗәләре буенча билгеләгәннәр булып чыкты. Документларны, фотоларны туплап, җибәрдек. Татарстаннан сайлап алынган алты гаилә арасында булу–безнең өчен зур шатлык. Гаиләбез турында видеоролик төшереп җибәрдек, хәзер менә нәтиҗәләрне көтәбез. Гаилә бәйгеләрендә катнашу буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуда, гаилә кыйммәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур роль уйный. Бәйгегә әзерләнгәндә бергә күбрәк булырга, эзләнергә туры килә, бу исә уртак шөгыльләрне булдыруга ярдәм итә,-дип сөйләде Наталья Клементьева.–Иҗатка булган мәхәббәт буыннан буынга күчеп бара. Барыбыз да җырга-моңга гашыйкбыз.
Һәр әти-әни баласын бары яхшылыкка гына өйрәтә. Олыларны хөрмәт итегез, кешеләргә булышыгыз, гел яхшылык кылыгыз! Клементьевларда да бу шулай.
–Авыл тормышын бик яратып яшибез. Үз йортыбызны булдырдык. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә дә зур роль уйный авыл тормышы. Үз бакчаң, йорт-җирең булу–олы бәхет. Төп эштән соң, бергәләшеп, көндәлек эшләрне башкарабыз, өйдә бергәләп тәмле ризыкар пешерәбез–моннан да зур бәхет юктыр ул. Табигатьтә еш кына ял итәргә яратабыз, җиләген дә, гөмбәсен дә җыябыз, балык та тотабыз, мәтрүшкә, мунча себеркесе дә җыябыз...Авыл тормышының бар рәхәтен тоеп калырга, аны балалар күңеленә дә салырга тырышабыз.
Әйе, авылда яшәп тә үзеңне республикага, хәтта ил күләмендә дә танытырга була. Клементьевлар гаиләсе мисалында. Наталья һәм Алексей Клементьевлар бихисап бәйге җиңүчеләре генә түгел, ә Ватанга мәхәббәт, туган җиргә тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм намуслылык үрнәге дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев