Чүпрәледән Фирдәүсә Яфизова «Интернетка рәхмәт – 2025» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе
Фирдәүсә ханым лаеклы ялга чыкканнан соң, районда фотодокументлар ясау буенча үзенә шөгыль булдыра.
Язмабыз героеның тарихы заманча технологияләр ярдәмендә үткәнгә– яңа тормыш, киләчәккә –өмет бүләк итә алуның ачык мисалы.
Фирдәүсә ханым лаеклы ялга чыкканнан соң, районда фотодокументлар ясау буенча үзенә шөгыль булдыра. Бүгенге көндә ул аннан тыш, элеккеге фотосурәтләрне реставрацияләү юнәлешендә дә эшли. Моңа ул күпсанлы райондашларыбызның якыннарының элеккеге фотоларын яңартуын соравыннан соң алына.
“Гадәттә, 9 май–Җиңү бәйрәме алдыннан “Үлемсез полк” өчен ата-бабаларының таушалып, саргаеп беткән фотоларын алып киләләр. Сынып, бөгелеп беткән фотолар, әмма алар һәр гаилә өчен кадерле, чөнки ул–якыннарының бердәнбер фотосы. “Ничек тә яңартып булмасмы”, -дигән өмет белән китерәләр”,-дип сөйли Фирдәүсә ханым.
Һәм ул компьютер, бүгенге заманча программаларны кулланып, фотоларны җанландыра, аларга яңа сулыш өрә.
–Еллар дәвамында мин әлеге фотоларны аерым папкага теркәп бардым. Бүгенге көндә бу галереяда меңгә якын сугыштан кайтмаган якташыбызның фотосурәте саклана,-ди ул.
Тупланган фотосурәтләрдән ул видеофильмнар әзерли һәм аларны социаль челтәрләрдә урнаштыра. Фирдәүсә ханым булдырган архив нигезендә район музейларында стендлар төзелә. Шулай итеп виртуаль галерея – чынбарлыкка, тере тарихка әверелә.
Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларыбызның батырлыгы янә кабатлана. Шулай итеп, галереяга яңа буын–махсус хәрби операциядә катнашучылар өстәлә.
Фирдәүсә ханым аларның якыннарының, хәтта мөрәҗәгать иткәнен дә көтми, һәлак булган хәрбиләрнең фотосурәтләрен интернет киңлекләрендәге мәгълүматлар нигезендә табып, янәдән тергезә, үзенчә “тыныч кына хисап” алып бара. Чөнки киләчәк буын өчен аның никадәр мөһимлеген, кирәклеген ул бик яхшы белә.
Фирдәүсә ханымның тарихыбызга, үткәннәргә битараф булмавы пенсионерлар арасындагы компьютер белеме буенча «Интернетка рәхмәт – 2025» Бөтенроссия конкурсында лаеклы бәясен тапты, ул «Җиңүгә 80 ел: Геройлар турында тере хәтер» номинациясендә 3 нче урынны яулады. Аңа Россия Социаль фонды һәм «Ростелеком» җәмгыятенең Дипломы һәм бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев