Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә тыл хезмәтчәненә 97 яшь тулды

Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел

Югары Каракитә авылында гомер кичерүче Бибихасәнә апа Санатуллованың да яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераннарыбызның берсе ул.  

Шушы көннәрдә авыл өлкәненә 97 яшь тулды. Юбилярыбыз һәр туган таңын изге догада каршылап, тыныч картлыгының рәхәтен күреп яши.

Күркәм туган көнен тагын да тулыландырып, өлкән райондашыбыз район хакимиятеннән дә ихлас теләкләр, истәлекле бүләкләр кабул итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Радик Баһаутдинов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов Бибихасәнә әбигә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район хакимиятеннән дә бүләкләр тапшырды.

Бибихасәнә әби үзенең шушы яшькә җитүен Аллаһ бүләге дип саный. Күпбалалы гаиләдә туа ул. Абыйлары сугышка китәләр, аннан яраланып кайталар. Гаиләдә калган хатын-кызлар ир-ат эшен дә башкаралар, колхозда эшлиләр, ачтан үлмәс өчен черек бәрәңгесен дә киптерәләр, кычыткан ашын да ашыйлар. 

Бибихасәнә әби Алимҗан исемле авыл егетенә тормышка чыга. Фермада, колхозда бергә эшлиләр, алты бала үстерәләр. 

—Пенсиягә колхоздан, медаль алып чыктым,-ди горурланып тыл ветераны. —Хәзер тормышлар яхшы, бөтен нәрсә бар, яшәүләре бик рәхәт. Кызларым кайтып йөриләр, янынмда улым Камилем–төп терәгем бар, миңа тагын нәрсә кирәк?! Яшьлек, үткәннәр онытылмый. Безнең буын авырлыкларны күп күрде. Югалтулар да күп булды,-дип искә алды  Бибихасәнә әби.

Бибихасәнә әбинең  тормыш юлы үзе бер гасырлык тарих. Михнәт, авырлыклар аны ныгыткан кына. Өйдә әле дә булса, аз-маз эшләрне барлып, караштырып тора, хәтере дә әйбәт. Килгән кунакларга да бик шатланды, олы рәхмәтләрен укыды.

Тыл ветераны буларак, аның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  юбилейлы медальләре дә шактый, ул аларны бик кадерләп саклый.  

–Балаларым, оныкларыма истәлегем, хатирәм булып калыр,-диде ул аларны кунаклар алдында барлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев