Чүпрәледә тыл хезмәтчәне Елена Васильевна Долгованы 95 яше белән котладылар
Хәрәкәттә—бәрәкәт
Елена Васильевна, Иске Элмәле авылында, ялгызы яши. Тормыш иптәше белән бергә төзегән нигезләрендә алар дүрт бала тәрбияләп үстерганнәр. Пар канаты, ике улы да озын гомерле булмаган. Ә башка ике улы, бала-оныклары, үз туганнары җылы игътибарларыннан ташламыйлар Лена апаны, кайтып йөриләр. Бәйрәм көнендә дә Елена Васильевнаның өендә аерым бер җылылык бар идде. Әни-әбиләренә, апаларына рәхмәтләр әйттеләр, җылы теләкләр теләделәр кунаклар.
Елена Васильевна гомере буе укытучы булып эшли. Тәтештә белгечлек алганнан соң, яшь укытучыны Чуваш Ишлесе авылына юллама белән эшкә җибәрәләр. Туган авылы белән ара ераклыгы шактый булганга, ул якын-тирәгә эшкә билгеләүләрен сорый. Шулай итеп, беркүпмедән Чуваш Чүпрәлесендәге балалар йортына тәрбияче булып килә.
Өч елдан соң, Виталий Павлович белән тормыш корып, үз туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укытырга кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.
Елена Васильевнаны белгән кешеләр, аның һәрвакытта хәрәкәттә булуын әйтәләр. Бу уңайдан ул үзе дә, озын гомерлелекнең сере—хәрәкәттә, ди.
Район үзәге белән авыл арасындагы 3 км. юлны ул җәяүләп йөри, кышын чаңгыгада уза.
Юбилей көненә котларга килгән район башлыгы Марат Гафаровка, Иске Чүпрәле авыл җирлеге урынбасары Рамиль Низамовка, кунакларына олы рәхмәтләрен белдерде авыл өлкәне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев