Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның тууына 105 тулуга багышлап митинг үткәрелде

Митингта катнашучылар арасында Зариф Алимовның туганнары һәм авылдашлары да бар иде.

Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның тууына 105  тулуга багышлап митинг үткәрелде.

Якташ – каһарманнарыбызны искә алу тантанасында район җитәкчелеге, ветераннарның район советы вәкилләре, оешма һәм предприятие коллективлары, техникум студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты.

Митингта катнашучылар арасында Зариф Алимовның туганнары һәм авылдашлары да бар иде.

Геройларның туган авылы Яңа Кәкерле мәктәбе укучылары үз якташларының данлы үткән юллары хакында сөйләделәр, чарада катнашучылар герой-якташыбызның бюстына чәчәкләр салдылар.

Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов 1921 елда Яңа Кәкерле авылында туа. Сугышка кадәр колхозда хисапчы, аннары тракторчы булып эшли.

Колхозда хисапчы булып эшләгәндә, газетада яшьләрне тракторчылар курсына туплау турында белдерү күреп ала.Техника иярләү хыялы белән укырга керә. Зариф тырышып укый. Алдынгы механизатор буларак, күмәк хуҗалыкта күпләр өчен үрнәк булып тора.

Ул армия сафларына 1940 нчы елда чакырыла. Аңа сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкта булырга туры килә, зур батырлыклар күрсәтә.

Зариф Алимов 1945 елның 31 январенда дошман белән каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Аңа 1945 елның 24 нче мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Чүпрәледә якташ героебызның якты хәтере олылап саклана. Район үзәгендәге Геройлар Аллеясында аның бюсты урнаштырылган. Яңа Кәкерле мәктәбенә Зариф Алимов исеме бирелгән. Иске Чүпрәле авылындагы урам да аның исемен йөртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев