Чүпрәледә яшәүче тыл ветераннарының тормыш юллары – бер гасырлык тарих
Михнәт, авырлыкларны да күп күргән әлеге буын, әмма сынмаган, сыгылмаган һәм бүген дә һәркайсыбызга үрнәк булып торалар.
Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел.
Шушы көннәрдә шундый хөрмәтле райондашларыбыз: Югары Каракитә авылында гомер кичерүче Бибихасәнә апа Сәнатуллова һәм Иске Чүпрәле авылында яшәүче Суфия апа Хәйруллина гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Күркәм туган көннәрен тагын да тулыландырып, өлкән райондашларыбыз Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хатлары, район хакимиятеннән дә ихлас теләкләр, истәлекле бүләкләр кабул иттеләр.
Озын гомер–Аллаһ бүләге
Югары Каракитә авылында гомер кичерүче Бибихасәнә әби үзенең шушы яшькә җитүен Аллаһ бүләге дип саный. Күпбалалы гаиләдә туа ул. Абыйлары сугышка китәләр, аннан яраланып кайталар. Гаиләдә калган хатын-кызлар ир-ат эшен дә башкаралар, колхозда эшлиләр, ачтан үлмәс өчен черек бәрәңгесен дә киптерәләр, кычыткан ашын да ашыйлар.
Бибихасәнә әби Алимҗан исемле авыл егетенә тормышка чыга. Фермада, колхозда бергә эшлиләр, алты бала үстерәләр.
—Пенсиягә колхоздан, медаль алып чыктым,-ди горурланып тыл ветераны. —Хәзер тормышлар яхшы, бөтен нәрсә бар, яшәүләре бик рәхәт. Кызларым кайтып йөриләр, янымда улым Камилем–төп терәгем бар,-ди Бибихасәнә әби.
“Үткәннәр онытылмый!
Суфия апа Хәйруллина Иске Чокалы авылы кызы. Аның шактый хезмәт юллары редакциябездә узган, иң олы хезмәткәребез дә ул безнең.
Суфия апаның да балачагы авыр сугыш еллары белән бәйле Тугыз балалы гаиләдә алар әти-әниләреннән бик иртә мәхрүм калалар.
Казакстанда, Киров өлкәсендә берничә ел яшәп, эшләп, бәхетен сынап карый кыз. Соңыннан туган якларга кайтып төпләнә.
Тормыш иптәше Рифкать белән ул һәм кыз үстерәләр. Улын, тормыш иптәшен җирли. Шуңа да карамастан, яшәү көче табып, бүгенге көндә кызы Ләйсәненә, кияве Илдарына, оныкларына терәк булып яшәвен дәвам итә.
“Яшьлек, үткәннәр онытылмый. Безнең буын авырлыкларны күп күрде. Бүгенгесе куандыра, озак яшибез, матур яшибез”,-ди Суфия апа.
Әйе, тыл хезмәтчәннәре узган тормыш юлы үзе бер гасырлык тарих. Михнәт, авырлыкларны да күп күргән әлеге буын, әмма сынмаган, сыгылмаган һәм бүген дә һәркайсыбызга үрнәк булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев