Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында гомер итүче Зәкия Сустеева 90 яшен билгеләп үтте

«Онытмавыгыз өчен рәхмәт»

Дәрәҗәле исемнәре булмаса да, авыл әбисенең шушы яшькә җитүе үзе — батырлык. Бер гасырга якын гомер юлында ул илебездәге төрле вакыйгаларны күргән. 

Әтисез үскән балачак, ачлык- ялангачлык, басуларда олылар белән беррәттән хезмәт куюлар ул чор кешеләрен үзеннән-үзе батырга тиңләштерә.

Зәкия Фатыйх кызын юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм җирлек вәкилләре котлады. Кунаклар аның сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәте өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр, нык сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен, шатлык теләделәр. 

— Сезнең юбилеегыз, 90 яшь — гомер чиге түгел, ә зирәклек чоры, — диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов район башлыгының котлау хатын һәм бүләген тапшырганда.

Юбилее белән котларга килүчеләрне Зәкия апа елмаеп каршы алды.

— Онытмавыгыз өчен рәхмәт. Һәркемгә шундый хөрмәт күрергә язсын,-дип теләде.

Зәкия Фатыйх кызы тол калган. Тормыш иптәше 15 ел элек вафат булган. Бүгенге көндә аны кызы Венера тәрбия кыла. 

Оныкларга, балаларының кадер-хөрмәтләүләренә бай юбиляр:

«Унынчы дистәне ваклый башладым. Исәнлек булсын», диде.

Дәвам итеп

Бүгенге көндә Зур Чынлы авылында 90 яшь чиген узган сигез кеше яши. Икесенә—97 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев