Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы «Туган як» редакциясе ветеранына 95 яшь тулды

Редакциябезнең хөрмәтле кешесе, тыл ветераны Суфия Атаулла кызы Хәйруллина гомер бәйрәмен билгеләде.

Бәйрәм уңаеннан үзен котларга килгән кунакларны ул ишек төбенә чыгып, каршы алды. Кунаклар сүз башлаганчы, ул аларның хәл-әхвәлләр сорашты.

...Суфия — Иске Чокалы авылы кызы. Тугыз балалы гаиләдә туа, бик иртә әти-әнисез кала. Яшьлегендә Казахстан, Киров якларына китеп эшли. 

Аннан районга кайтып эшкә урнаша, вакытлыча яшәү өчен бер апага фатирга керә. Әлеге апа соңыннан аның кайнанасы булып китә. 1966нчы елда Рифкать белән тормыш кора, ике бала үстерә. Әмма пар канаты һәм улы озын гомерле булмыйлар. Ялгызы калып, кызын аякка бастыра, үзе исә 31 ел район редакциядә җыештыручы булып эшли. 

Туган җир көче, туфрагында үскән алабуталары, кичергәннәре, күмелеп калган черек, я булмаса туң бәрәңгеләре белән гомерен саклап калган кыз-ханым шул туфрактан аерылмый. Бәрәңгесен үстерә, сарыклар асрый. Бик уңган, тиктормас кеше буларак, ул сарык йоннарыннан төне буе бәйләвеч бәйли. Аларны сораганнарга бүләк итә, сата. Тормышка чыкмаган, авылда яшәүче апаларына ярдәм итәргә дә вакыт таба. Гомумән, корычтай нык нәсел вәкиле ул Суфия апа.

Олыгая төшкәч тә әле ул район үзәге белән Дачный поселогы арасын бер итеп йөрде. Шул рәвешле кызы-киявенең таянычы, хөрмәтле өлкәне булды. Ә бүгенге көннәрдә ул инде Ләйсәне һәм Илдары тәрбиясендә яши.

Бәйрәм уңаеннан бүләкләрне Суфия апа район җитәкчелегеннән дә олы рәхмәт белән кабул итеп алды. Без дә котладык хөрмәтле ветераныбызны. Суфия апа кебекләр барыбызга да үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев