Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы егете Альберт Мөхәммәтшин игелек иясе

Альберт, чагыштырмача яшь буын вәкиле булуга карамастан, күңеле гел изгелектә булган авылдашыбыз.

Дөньяны игелек коткара. Әлеге сүзләрне халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Үзенең йөрәгендә мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык кебек сыйфатларны сыйдырган кеше генә, чыннан да тирә-юньгә нур һәм шатлык таратырга сәләтле.

Сүзем авылдашыбыз– Иске Шәйморза авылы егете, бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә уңышлы гына эшләп килүче, югары юридик белемле шәхси эшмәкәр Альберт Котдус улы Мөхәммәтшин турында.

Альберт, чагыштырмача яшь буын вәкиле булуга карамастан, күңеле гел изгелектә булган авылдашыбыз. Читтә яшәсә дә туган авылы белән араны өзми. Һәрвакыт авыл тормышы белән "бер дулкында йөзә".

Мәчетне капитал төзекләндерү эшләрен кайгырту дисеңме, авылда узган масштаблы мәдәни, иҗтимагый чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәтү булсынмы–аның өчен ул гадәти хәл. Әйтик, шундыйлардан: сугыш чоры балаларын хөрмәтләү, күптән түгел, зурлап билгеләп үтелгән Габдулла Рахимкуловның 100 еллыгы, һ.б, һ.б. Иң  мактауга лаек гамәле–махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташ егетләребез белән һәрдаим элемтәдә торып, аларга кирәкле материалларны, җиһазларны шәхсән илтеп тапшыруы.

Менә шундый олы йөрәкле авылдашыбыз ул–Альберт Котдус улы. Аңа авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәм. Исәнлектә, гаиләсе, якыннары белән гомер кичереп, эшендә зур уңышлар насыйп булсын үзенә. Игелекләренең әҗер-савабын күреп яшәсен!

Фәридә Җәббарова,Иске Шәйморза авылы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев