Чүпрәле районы Иске Кәкерледә яшәүче Фарук абый Сәлаховның шатлыклы мәле
Аңа — 90 яшь!
Фарук Кәбир улы катлаулы тормыш юлы үткән. Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Әтисенең 1944 елда соңгы хаты килә.
«Ленинградта иде ул. Кайда, ничек үлгәнен дә белмәдек, башка хәбәр дә килмәде. Әни, мин, 1939 елгы сеңелем белән шулай — өчәү яшәп калдык», дип сөйли Фарук абый.
Ул 7 сыйныф белем ала. Аннан олылар белән такта ярырга йөри, колхозда төрле эшләрдә эшли. Приморьега туганнары янына, аннан Архангельск якларына барып, «бәхетен» сынап карый.
«Яхшы иде, акча да түләделәр, татарлар да анда бик күп иде. Ә әни авылда беръялгызы, сеңелем тормышка чыгып, Тольятти якларына китте, анда урнашты, бүген дә шунда гомер итә. Шулай итеп, мин туган авылга кайттым».
Фарук абый авылда колхозда эшли. Үзенә тиң яр Зәйтүнәсен дә туган авылыннан сайлый. Бергә алар 60 елга якын яшиләр, дүрт бала: ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр.
—Үзебезнең белем алырга мөмкинлек булмагач, балаларны укытырга тырыштык. Үзләре дә тырыш булдылар. Бүген һәркайсы урнашкан, тормышлары бик яхшы,-дип шатлыклары белән уртаклаша авыл өлкәне.
Бер кызы — сәүдә өлкәсендә, икенчесе гомерен иҗат белән бәйләгән. Уллары да: берсе белем алганда ук, иптәше белән, чит илгә китеп урнашкан, икенче улы бүгенге көндә Казан мәдәният институтында дизайн бүлеген җитәкли. Тормыш иптәше дә шунда хезмәт куя.
—Барысы да әйбәт. Оныклар да үсте, өч оныкчыгым да бар. «Әбием» генә юк. 5 ел булды инде «киткәненә». Догамнан ташламыйм үзен. Көндәлек эшләрне үзем башкарам,-ди Фарук абый.
Фарук абый хастаханәләр юлын таптарга яратмыйм, дип тә сөйли. Гомумән ул хәрәкәт итүне хуп күрә. Өйдә: бүлмәдән-бүлмәгә булса да йөреп тора, аякларын шулай «яздыра». Ә иң гаҗәпләндергәне, ул әле дә булса, гәҗитләр укый, дүрт төрлене яздыра, алар арасында район газетасы да бар.
—Газетадан гомерем буена да өзелмәдем. Колакларым электән начар ишеткәнлектән, күбрәк яңалыкларны газета аша белергә күнеккәнмен. Киләсе ел өчен дә язылам, аллаһ теләсә.
Фарук абыйның өй диварында, балаларына олы ядкарь булып, шәҗәрәләр, шамаиллар урын алган.
Бүгенге көндә ул якты, зур йортында берүзе яши. Балалары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.
—Фарук абый ул—Туфан Миңнуллинның Әлмәндәре кебек. Агач эшен яратты, әле дә булса авыл тормышы белән танышып яши,-ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев