Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында яшәүче Кәүсәрия Арифулла кызы Садыйковага 94 яшь тулды

Истәлекле туган көне уңаеннан тыл хезмәтчәнен җитәкчеләр котладылар.

“Сигез төрле үлән ашадык”

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Кәүсәрия Арифулла кызы Садыйковага  94 яшь тулды.  Истәлекле туган көне уңаеннан тыл хезмәтчәнен җитәкчеләр котладылар.

"Сигез төрле үлән ашадык"...Кәүсәрия апа үзенең балачагын әнә шулай искә ала.

–Сугыш елларында без әле кечкенә балалар булсак та, әниләр белән бергә эшкә йөрүдән калышмадык. Ә 7нче сыйныфны тәмамлаган балалар инде,  "зур кешеләр"рәтендә саналды,-ди ул.

Кәүсшрия апа да мәктәпне тәмамлагач, фермага эшкә килә. Җәйлеген җәяүләп сыер саварга йөри, кышын Тархан урманнары кисәргә җибәрәләр кызны.

Үзе белән бергән урман кисеп йөргән иптәш кызлары күптән вафат булганнар икән. “Мин әле яшим менә. Эшләмәгән эш калмады дисәм, тракторга утырмаганмын”,-ди елмаеп Кәүсәрия апа.

Үлән ашаулары аерым бер хатирә. Кәүсәрия апа әйтүенчә, шул үлән үлемнән саклап калган аларны.  “Халык чак кына ачтан үлми калды. Сөйләсәң, кеше ышанмый”,-ди ул.

Кәүсәрия апа авылдашы Нургасимгә кияүгә чыга. Алар икесе дә әтисез, ятим булып үскәннәр. Бик  бәхетле яшиләр.  “Әллә кемнәр булмасак та, тормышыбыз җитеш булды. Шуның өчен тырыштык, колхоз эшеннән бер калмадык”, -ди тормыш иптәшен юксынып авыл өлкәне.

Бүгенге көндә ул бик күп санлы онык-оныкчыкларының яраткан әбисе, балаларының әнисе булып олы игътибарда һәм тәрбиядә яши.  “Шуннан да олы бәхет бармыни? Авырлыкларны күп күрсәк тә, Аллаһ Тәгалә бүгенге шат мизгелләрне күрү бәхетен бирә, мең шөкермен шуңа”,-ди Кәүсәрия апа.

Гомер бәйрәме белән тыл хезмәтчәнен  Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котлады, балалар, якыннар килде.  Кәүсәрия апаны Россия Президенты Владимир Путин да онытмаган, котлау хаты юллаган. Аңа да бик куанды авыл өлкәне, һәркемгә җылы теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев