Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районы егете Суворов медаленә лаек булды

Ихтыяр көче, харктер ныклыгы— ул чын көрәшче сыйфатлары. Николай Фадеев та башка яшьтәшләреннән шуның белән аерылып торды.

Бу җирдә һәр кешенең үз вазифасы бар. Һәм «туганда ук, һәркемнең язмышы язып куелган», дип тә юкка гына әйтмиләр.
Бүгенге язмам герое Николай Фадеев Ульяновск өлкәсендә туса да, аңа әби-бабаларының туган авылы—Матакта яшәү насыйп була. Николайга 8 яшь тулганда, әти-әниләре белән, авылга күченеп кайталар алар. Шул елны ул Матак урта мәктәбенең 2 нче сыйныфына укырга килде һәм мәктәптә эшләп килүче, минем җитәкчелегемдәге билбау көрәше буенча спорт секциясендә шөгыльләнә башлады.

Николай, 3 нче сыйныфта укыганда ук, үз авырлыгындагы яшьтәшләре арасында Советлар Союзы Герое С. А. Уганин истәлегенә үткәрелгән төбәкара турнирда беренче урынны алды. Шушы көннән башлап ул призлы урыннарны беркемгә дә бирмәде. Җиңү—аның тормыш девизына әйләнде. 

Хәтеремдә, ноябрь айларында Ульяновск шәһәрендә билбау көрәше буенча ярыш узды, ул чакта Николай 24 кг авырлыкта иде һәм көндәшләренә караганда 4 кг га кимрәк аерма белән көрәште, әмма барыбер бирешмәде, 2 нче урынны яулады. Тагын шунысы мөһим: ярышлардан соң, районга җиткәч, көзге салкын юлда 20 км чамасы җәяү кайтырга туры килде.

Николай, әле үзенең бала һәм ярышлардан соң арыган булуына карамастан, бер сүз зарланмый, шушы араны узды.
Авырлыкларны җиңү, яшь көрәшчеләр өчен таләп ителгән күнегүләрне көн саен эшләү аның характерын ныгыта гына барды. «Һәрвакыт җиңәргә!», дигән девиз белән яшәп, Николай спорт буенча разрядын яхшыртты һәм мәктәпне тәмамлаганда тиешле нормативларны үтәп, билбау көрәше буенча спорт мастеры исеменә ия булды. 

Ихтыяр көче, харктер ныклыгы— ул чын көрәшче сыйфатлары. Николай Фадеев та башка яшьтәшләреннән шуның белән аерылып торды.

Матак урта мәктәбен алар: ике егет һәм биш кыз тәмамлады. Шушы кызларның берсе—Николайның сөйгәне Вероника иде. Ул Николайны армия хезмәтенә озатып, каршы калды. Яшьләр гаилә корып, йорт-җирләрен булдыра башладылар. Николай әтисе янында хуҗалыкта эшләде. Тормыш йомгагы тигез генә барганда махсус хәрби операция башланды. Николай махсус гаскәрләрдә (спецназ) хезмәт иткән һәм чын «җиңүче» буларак, беренче көннәрдән үк, шунда юл тотты.

Бүгенге көндә аның белән иңгә-иң райондаш егетләребез дә көрәшә, илебез мәнфәгатьләрен яклый. Күрсәткән батырлыклары өчен Николай Геннадьевич Фадеев быел дәүләт бүләге—Суворов медаленә лаек булды.

Шушы көннәрдә, минем укучым, Николай Фадеевның гомер бәйрәме дә. Аңа исәнлек, туган якларга исән-имин кайтуын телим. Иң мөһиме—куйган максатларыннан, «Һәрвакыт—җиңәргә!», дигән девизыннан бер адым да читкә тайпылмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев