Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле «Мичурины»

Кече Чынлы авылында яшәүче Илдус Вәлиуллов үзенең бакчасын мини-тропикка әйләндергән

Илдусның бакчасында персик, абрикос, төрле сорт йөзем һәм башка җиләк-җимеш үсә.

Илдусның йөзем үстерүе хакында газетабызда язып чыккан идек инде. Әмма ул моның белән генә тукталып калмаган, бүгенге көндә шәфталу (персик), абрикослар куакларыннан да мул уңыш ала башлаган. Шуның белән Чүпрәле якларында да көньяк культураларны үстерү чынбарлык икәнлеген дәлилли ул. 

—Бакчада яратып һәм күңел биреп эшләргә кирәк, — дип саный һәвәскәр бакчачы.

Илдус Вәлиуллов шушы авылда туып-үскән. Төп нигезне ташламыйча, бүгенге көндә ул, туганнарын, якыннарын шунда каршы алып- озатып тора. «Цильна» җәмгыятенең склад мөдире, пресс-хезмәткәре дә әле ул. Җәмгыятьнең уңышлары, хезмәткәрләре турында даими фото-видеолар аша социаль челтәрләрдә таныштырып бара. 

Бакчачылык һөнәре белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Алар өчен оештырылган күргәзмә-бәйгеләрдә дә катнаша, бу юнәлештә белемен күтәрә.

Шәфталу, абрикосларны да Илдус виноградлары белән бергә, моннан 10 ел элек, утырткан. Дистә еллап тәрбияләү бушка узмаган. — Быел һәр җимеш агачы мул уңыш бирде,-ди ул. — Тәме, сусыллыгы буенча, көньяк җимешләрең дә бер якта торсын!

Шәфталуны Илдус «Симеренко истәлегенә» дигән сорттан үрчетә. Әйтергә кирәк, аның бакчасында сатып алынган үсентеләр юк. Ул аларны үзе үрчетә, җимешнең төшләреннән үстерә, «өйләндерә», кыскасы тәҗрибәләр үткәрә. Шул рәвешле, үсентеләрне җирле климатка яраклаштыра. Бүген аның җиләк-җимеш коллекциясендә 50 төрле шәфталу, абрикос, 30 төрле виноград исәпләнә, слива, алмагач, груша һәм башка культуралар да бар.

—Ниндидер табыш алу өчен шөгыльләнмим. Бакча эше миңа рәхәтлек бирә, бу минем —хобби. Уңышы белән туганнарымны, дусларымны сыйлыйм,-дип сөйли Илдус. Ә беренче шәфталу җимешен ул беренче укытучысына илткән.

Райондашыбызның шөгыль-тәҗрибәсе хәтта кырыс климат шартларында (кышкы салкыннарны, көзге яңгырларны исәпкә алсак) тырышлык бәрабәренә шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирешеп булганлыгын күрсәтә.

Дәвам итеп

Илдус Вәлиуллов бакчасында үстергән җиләк-җимешләре белән төрле чараларда да катнаша. Күптән түгел, ул Ульяновск шәһәрендә узган "Виноград көне"ндә булып, 15 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев