Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле кызы Кара диңгезне чистартуда ярдәм иткән

Назлыгөл 2023 елда волонтерлык өлкәсендәге «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясендә «Хайваннарга ярдәм итү өлкәсендә Ел волонтеры» номинациясендә җиңүче булган.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе үз тарихында әлләничәмә укучыларын олы тормыш юлына чыгарган, хыялларына канатлар куйган мәктәпләрнең берсе. Аның укучылары туган яктан читтә дә сынатмый, инициативалы, уңышка ирешүчән булып кала. Бу мәктәпне тәмамлап, бүгеннәрдә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә укучы Назлыгөл Шәкүрова, мәсәлән, Кара диңгезне нефть калдыкларыннан чистартуда ярдәм иткән.

Татарстаннан волонтерлар (алар составында Назлыгөл дә) ике атна буена Анапада яшәп, диңгезне, ярларын чистартуда хезмәт куялар. 

—Сайлаган һөнәрем ветеринария табибы булгач,  кошларга, табигатьтәге башка җанлыларга ярдәм итәсе килде, — ди Назлыгөл.

Табигатькә, андагы яшәүче тереклеккә Назлыгөл — уку йортының ирекле отряд җитәкчесе һәм яшьләр советы рәисе дә. Мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле проектларда катнаша. Бу балалар белән эшләү, өлкәннәргә ярдәм итү, экологик акцияләрдә катнашу һәм хайван приютларына шефлык итү. 

Назлыгөл 2023 елда волонтерлык өлкәсендәге «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясендә «Хайваннарга ярдәм итү өлкәсендә Ел волонтеры» номинациясендә җиңүче булган. «Россия Авыл хуҗалыгы Банкы» җәмгыятенең стипендиаты да ул.

Белешмә

2024 елның 15 декабрендә Керчь бугазында ике танкер батып, Краснодар крае курортларындагы комлыклар — Темрюк районының Веселовка бистәсеннән алып Анапа шәһәренең Благовещенская станицасына кадәр, мазут белән капланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев