Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле егете кыска вакытлы ялга кайткач никахын теркәде

Махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк Раиль илебез иминлеге сагында хезмәт куя.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез Ватан алдындагы бурычларын үтәүдә дә сынатмый, гаилә дә төзи
Шундый райондашларыбызның берсе — Татар Бизнәсе авылыннан Раиль Рамиль улы Калимуллин. 

Раиль — гаиләдә өч игезәк баланың берсе. Ике кыз туганы белән берлектә, 1998 елда, дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы, гаилә бәхете тигез генә бармый. Балаларын 13 яшендә ятим калдырып, әтиләре вафат була. Әниләре Лилия Рәфикъ кызы өч баласын аякка бастыру өчен бар көчен куя. Бүгенге көндә ул авыл мәктәбендә эшли.

Раиль башлап, Татар Бизнәсендә, аннан Марс урта мәктәбендә белем ала. Район тармак технологияләре техникумында белгечлек үзләштергәннән соң армия сафларына китә. Махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк Раиль илебез иминлеге сагында хезмәт куя. Күрсәткән батырлыклары да шактый, бүләкләргә дә ия. Үткән ел Раиль яралана һәм госпитальдә дәвалана. Хастаханәдә вакытта Шланга авылы кызы Ильнарага үзенең хәл-әхвалләре турында яза, шуннан яшьләр арасындагы элемтә өзелми. 

— Раиль белән без моннан өч ел элек танышкан идек. Таныштык-сөйләштек тә—шуның белән бетте, бүтән аралашмаган идек. Әйтәләр бит «язган булса — синеке ул», дип. Безнең очракта да шулай булды,-ди Ильнара.


Илнара да өч балалы гаиләдән. Урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул шәфкать туташы белгечлеге алган. 

—Ялга кайту мөмкинлеге булу белән, без мөнәсәбәтләребезне законлаштырырга булдык, — диде Раиль.—Хәзер минем ышанычлы тылым, кайтуымыны көтеп торучым тагын бер якын кешем бар. 

— Раиль илебез мәнфәгатьләрен яклаганда һәм аның алдына куелган бурычларны үтәгәндә, мин гаилә планнары төзиячәкмен һәм якты киләчәк турында хыялланачакмын, -дип кушылды сөйгәненең сүзенә Ильнара да.


Гаризаны яшьләр дәүләт хезмәтләре порталы аша биргәннәр. Аларны никахларын теркәүләре белән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлады. Ул Раильгә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, яшьләргә бәхет һәм якты киләчәк теләде. Гаилә документын—никах таныклыгын тапшырды.

Дәвам итеп

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова белдерүенчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле, Чүпрәле районында 21 пар гаилә корган, шуларның 10сы — хәрби, кыска вакытлы ялларында никахларын теркәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев