Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чечняда хезмәт иткән Ренат Салихов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә дә сынатмый

Сыналгаган сынатмас

Иске Кәкерле авылыннан махсус хәрби операциягә алынган райондашыбыз батырлык үрнәкләре күрсәтә.
Армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе булган Ренат махсус хәрби операциягә 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында киткән иде.

Ренат гаиләдәге — өченче бала. Урта мәктәпне тәмамлагач, беренче чиратта, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәүне максат итә ул. Ике ел дәвамында Чечняда тынычлык урнаштыруда катнаша ул. 
Аннан туган якларына кайтып төзелештә эшли башлый. 

2000 елда Кече Чынлы авылы кызы Лилия белән тормыш коралар. Яшь гаиләдә ике бала туа. Инде кызлары да буй җиткән — Ульяновск шәһәрендәге педагогия университетында белем ала. Уллары мәктәптә 8нче сыйныфта укый.

Лилия сөйләвенчә, Ренат үзенең хәрби хезмәте турында сөйләргә яратмый. Хәрбиләргә хас сыйфаттыр инде бу. 

Шулай булса да, кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу вакытында (анда Ренат Салихов үзе дә бар иде) райондашыбызның батырлыклары турында ишетергә туры килде. Ренат хакында аның белән бергә хезмәт итүче райондашыбыз Алексей Ягашкин сөйләде.

—Махсус хәрби операциядә Ренат абый белән бергә булуыма мин бик шатмын. Ул чын дус, иптәш. Һәрнәрсәгә өйрәтте, күрсәтте. Күптән түгел, Ренат абый хәрби задание вакытында яраланган солдатларның гомерен саклап калды, алгы сызыктан аларны алып чыкты,-диде.

Ренат Салихов исә үзе бу хакта: 

— Егетләргә ярдәм итәргә кирәк була — уңнан-сулга, сулдан- уңга чабасың, фикерне дә тупларга кирәк. Ул бер мизгел генә була, үлем турында һич уйламыйсың. Әлбәттә, мин махсус хәрби операциягә мораль яктан әзерлекле килдем. Нәрсә белән очрашырга туры киләчәген яхшы аңлап бардым. Тагын шундый мәхшәрне күрергә теләмәгән идем, билгеле. Әмма без түгелбез икән—кем?! Балаларыбызга сугышлар күрү язмасын иде!

Батыр йөрәкле Ренат Салихов махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануына шикләнми, илебезнең җиңүгә ирешүенә ышана һәм бу вакыт тизрәк килеп җитсен өчен барлык көчебезне биреп көрәшәчәкбез, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев