Благодатный–Бәрәкәтле туйлары билгеләп үтүче Минкиннарны котладылар Чүпрәледә
Алар гомер сукмагыннан 70 ел бергә атлыйлар.
Иске Шәйморза авылында яшәүче Минкиннар – районыбыздагы хөрмәтле, үрнәк һәм озын “гомерле” гаиләләрнең берсе. Шушы көннәрдә алар бергә тормыш итүләренең 70 еллыгын билгеләп үттеләр.
Моннан тыш, 2026 елның январь ае Минкиннар өчен икеләтә истәлекле. Бу айда быел Фәһимә Гыйният кызына 90 яшь тә тулды. Киләсе елда 95 яшьлеген Солтан абый да билгеләп үтәчәк. Гаиләдәге шатлыклы вакыйгалар бала-оныклар, кунаклар белән мул табыннар артында үтте.
Минкиннарны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров юбилейлы туй көннәре һәм Фәһимә апаны 90 яшьлеге уңаеннан котлап, җылы теләкләрен җиткерде.
–Сез районыбызда 70 ел бергә уртак тормыш кичерүче бердәнбер пар. 90 яшькә җитеп, аның чиген узу да – язмышның чын рәхмәте. Сокланабыз, олы хөрмәтебез сезгә. Алга таба да тормышыгыз матур, тыныч булсын, исәнлектә яшәгез,-диде ул.
Фәһимә апа белән Солтан абый Минкиннарны, шулай ук, ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова да котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Фәһимә Гыйният кызы белән Солтан Кадыйр улы –Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы илне торгызу чорын узган буын. Фәһимә апаның әтисе сугышка китә, аннан яраланып кайта. Әтисе кайтканнан соң күп тә үтми, әнисе бакыйлыкка күченә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, кыз Татарстан АССРның Буденный районы авыл хуҗалыгында машинистка булып эшли башлый.
Солтан абый белән аларның мәхәббәт тарихы 1955 елда башлана. Күп тә үтми, 1956 елның 28 январенда Фәһимә апаны пар атларга утыртып, Солтан абый төп нигезгә килен итеп, алып кайта.
Икесенең шуннан соңгы хезмәт юллары XXII партсъезд исемендәге колхозда үтә. Солтан абый бригадир да, төзекләндерүче оста да, тракторчы-комбайнчы да булган. Гомумән, колхоздагы җаваплы эшләрне, башкарып чыгасына ышанып, тапшыра торган булганнар аңа. Фәһимә апа гомер буе колхозда чөгендер эшләүдә катнашкан.
–Улларым да, кызым да әтиләре, минем янынмда да булдылар, авыл хезмәтен чын-чынлап, татып үстеләр,-дип сөйли Фәһимә апа.
Дүрт дистә елга якын хезмәттә икесе дә, лаеклы бүләкләр алып, уңган-булганлыклары белән аерылып торалар Минкиннар гаиләсе.
Бу уңайдан уллары Иршат: “Матыйка тоткасы (ред. “китмән”) белән бергә үстек. Бала вакыттан, кечкенә сыйныфтан эшли башладык чөгендерне, буй җитеп, югары классларда 5-6 гектар бүлеп бирә иделәр”,-дип искә алды.–Безне кечкенәдән хезмәткә хөрмәт, дисциплинага һәм җаваплылыкка өйрәттеләр".
Минкиннар үстергән–өч ул һәм бер кыз, барысы да югары белем алган һәм республикабызда төрле югары вазыйфалар билиләр. Әби-бабайның 7 оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
70 ел бергә тормыш итү “Благодатная свадьба”, дип атала. Ул берничә мәгънәне: “рәхмәтле”, “бәрәкәтле”, “кадерле”, “муллыклы”, дигәнне аңлата.
–Тормыш булгач, төрле вакыт була. Килешеп яшәдек. Авырлыкның бөтенесен бергәләп җиңдек. Кайнатам, кайнанам балаларны тәрбияләүдә терәк булдылар, урыннары җәннәттә булсын. Солтан да бик уңган булды, матур яшәдек. Аллаһка мең шөкер,-ди Фәһимә апа.
Туксаннары аша атлаган Фәһимә апа белән Солтан абый Минкиннар зарлануны белмичә, һәр эшне уртак итеп, бүген дә тормышның кадерен белеп яшиләр. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, аларның тәрбияләрендә матур гомер кичерәләр. Парлылык нигезендә сабырлык ята, ди алар һәм гаилә коручы яшьләргә дә шуны телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев