Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Әтисенең сугыштан кайтканын ишеткәч Тәүфикь Яфизов балалар йортыннан качкан

Сынауларны җиңә-җиңә

Бөек Ватан сугышы китергән авырлыкларын кичергән райондашыбыз Яфизов Тәүфикъ Сафиулла улына да 90 яшь тулды. 

Сугыш башланганда Тәүфикъ 1 нче сыйныфка укырга керә. Әтиләрен, сугышның беренче көннәреннән үк, алып китәләр. Гаиләдә дүрт бала белән әнисе берялгызы кала. Ашарга ризык, кияргә кием, ягарга утын юк.

Шундый авыр хәлдә калган гаиләләрдәге баалаларны ул елларда Мунчәли авылында ачылган балалар йортына урнаштырганнар. Ичмасам тамаклары тук булыр дип, Тәүфикь белән тагын бер баласын әниләре шунда илтеп тапшыра.

Сугыш тәмамланып, әтиләренең кайтуын ишеткән Тәүфикъ, бертуганы белән, аннан качып кайталар. 
Тормыш җайланып киткәндәй була. Әтиле йорт — җитеш йорт, ни дисәң дә. Сафиулла абый колхозда бригадир булып эшли. Янына улларын да ала. 

Тәүфикъ мәктәпне тәмамлауга тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армиягә китә. Яшь егетнең хезмәт чоры Белоруссия якларында уза. 1954 елда Тоцкида хезмәт иткәндә атом бомбасын сынауда катнаша.
Армиядән кайткач авылдашы Гөлсирәгә өйләнә. Тик бәхетләре озакка бармый. Өченчегә бәби алып кайтырга торганда Гөлсирәсе вафат була. Ике бала ятим, сеңлесенең ире тол булмасын дип, Гөлсирәнең апасы Рушания Тәүфикъка тормышка чыга. 

Алар бергә 39 ел яшиләр. Уртак никахтан тагын ике бала дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә пар канаты Рушаниясе дә бакыйлыкка күченгән. Балалары Яңа Чүпрәледә гомер итәләр. Бер улы Казанда яши. Бер улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.

Тәүфикъ абый гомере буе намуслы хезмәт иткән, лаеклы ялга икмәк заводында эшләп чыккан. Хәзерге вакытта юбилярның 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар. 

Авыл өлкәнен кызы Дамирә тәрбияли. Урыны өйнең түрендә Тәүфикь абыйның. Исәнлеге бераз какшаса да, балаларына рәхмәт укып, үзенең акыллы киңәшләрен биреп, алар өчен сөенеп, дөньядан ямь табып яши бирә.

Юбилее уңаеннан Тәфикъ абыйның балалары җыелышып, мәҗлес уздырдылар. Бәйрәмгә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, авыл җирлегеннән дә вәкилләр килде. Аңа киләчәктә дә шулай өйләренең нуры булып, якыннарын җылытып торуын, матур, аяз көннәр, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, тән һәм җан сихәтлеге теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев