Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Айрат Җәлалов «Кайда туган, шунда кирәк булган!» шәхес

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Фиркать улы Җәлалов 60 яшьлек олы юбилеен билгели.

Ул үз гомерен туган җиренә багышлаган шәхесләрнең берсе. Моның белән ул үзе дә зур горурлана.

"Элек бит югары уку йортын тәмамлагач, төрле шәһәр, районнарга билгеләү бар иде. Мин исә башка җиргә билгеләнүемне белгәч, туган ягым—Чүпрәлегә кайтасым килә, дип институт җитәкчелегенә кергән идем«,-дип искә ала ул. 

Ә югары белемне Айрат Фиркать улы Иске Чүпрәле урта мәктәбен бары тик яхшы билгеләргә генә тамамлаганнан соң, Казан медицина институтында ала.

Хезмәт юлын 1998 елда, райондагы санитар — эпидемиологик күзәтчелек үзәгендә башлый. Баш дәүләт санитар табибына кадәр күтәрелә. Билгеле, аңа табигатьтән бирелгән үҗәтлеге, һәркайда да беренче булу теләге, тырышлыгы һәм әлләникадәр башка күркәм сыйфатлары ярдәм итә. 

2001 елда ул бүген дә били торган — Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасына билгеләнгән иде. Көчле, принципиаль җитәкче кул астында социаль, мәдәни, мәгариф, сәламәтлек, иҗтимагый, спорт, саный китсәң, тагын да әлләни чаклы юнәлеш буенча мәсьәләләр хәл ителә. Район күләмендәге бер чара да аның катнашыннан башка узмый.

Әлеге вазифа район яшьләрен тәрбияләүне, өлкәннәрнең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне, тормышта кыен хәлдә калучыларга, мохтаҗларга ярдәмгә килү, аларга булышу юлларын табуны да үз эченә ала. 

Бер сүз белән әйткәндә, гаять зур хезмәт даирәсе. Аны колачлау белән бергә, эшне тиешле дәрәҗәдә һәм бүгенге чор куйган бурычлар югарылыгында алып бару район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарыннан һәр мәсьәләдә компетентлыктан тыш, оста оештыручы булуын да таләп итә. Шуңа да аның эш көне сәгатьләп түгел, минутлап бүленгән.

Төгәллекне үзе дә яраткан һәм башкалардан да таләп иткән җитәкченең район халкы арасында лаеклы абруй казануы да гаҗәп түгел. Тормыш һәм хезмәт үрен, гомеренең күркәм бәйрәмен ул бүген матур казанышлар һәм, әлбәттә, күңел күтәренкелеге белән каршылый. Моның өчен җирлек тә, ныклы нигез дә бар. Атап әйткәндә, хезмәте лаеклы бәһаләнгән, моңа дәлил булып күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тора. 

Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре исеменә лаек булуы, «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсының «Социаль үсеш» номинациясендә җиңүчесе исемен яулавы, «Казанның 1000 еллыгы» медале, РФ Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, РФ Эчке эшләр министрлыгының 2 нче дәрәҗә «Хезмәттә аерымлык өчен» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы санитар — эпидемиологик күзәтчелек дәүләт комитетының, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең, ТР Дәүләт Советының, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, төрле конкурслар һәм фестивальләрдән дипломнар белән бүләкләнүе олы бүләкләренең бер өлеше генә. Татарстан Республикасының 3 класслы дәүләт киңәшчесе исемен дә йөртә әле ул.

Айрат Фиркать улының эшләгән игелекле эшләре сокландыра, гаилә тормышы да үрнәкле. Студент елларыннан бергә кавышкан, тормыш иптәше Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, гомерен халкыбызның сәламәтлеге сагына багышлаган Гөлсинә Гарифулла кызы белән ике ул тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар, бүгенге көндә уңышларына куанып яшиләр. 

«Нәрсә соң ул бәхет?», дип уйланабыз күпвакыт. Айрат Фиркать улы Җәлалов исә туган җирендә кирәкле булып яшәве, үз халкына хезмәт итүе һәм, әлбәттә, үзеннән соң лаеклы эзен калдыра алу мизгелләре белән тулыландыра әлеге төшенчәне.

 

Белешмә

Айрат Фиркать улы Җәлалов – 1965 елның 23 январенда Иске Чүпрәле авылында туган.

Белеме: югары.

Хезмәт эшчәнлеге:

1988-1996 елларда - Чүпрәле районы санэпидстанциясенең эпидемиология бүлеге мөдире.

1996-1998 елларда - Чүпрәле районы дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәгенең мөдире.

1998-2001 елларда - Чүпрәле районы дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәгенең баш табибы.

2001-2005 елларда - Чүпрәле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев