Район тормышында якты эз калдырган
Район тормышында, аның үсешендә билгеле бер эзе, күркәм эшләре булган райондашыбыз Әмир Хәсәнҗан улы Шәрәфетдинов шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Хезмәт ветеранын котларга район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин һәм пенсионер-ветеран Ханбик Камалов, район газ тармагы вәкилләре, балалары, оныклары һәм дуслары килгән иде. Алар ветеранны юбилее белән котладылар, бүләкләр һәм район ветераннар Советы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Әмир абый гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Кече яшьтән үк аңа хезмәт белән чыныгып үсәргә туры килә, көтү дә дә, аеруча атларны ярата, аларны тәрбияли, тракторда да эшли ул. Яңа Чокалы сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чүпрәле кичке мәктәбендә укый. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, Ульяновск политехника институтында инженер-механик һөнәрен үзләштерә. 1966-69 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Әмир Хәсәнҗан улы гомере буе җитәкче вазифасын башкара. 1970 елда район кулланучылар җәмгыятендә кадрлар буенча инструктор, 1970-76 елларда район кино челтәре җитәкчесе була. Ә 1976 елның 26 октябреннән газ тармагы системасына билгеләнә. Әлеге тармакта ул башлап Чүпрәле газ участогы мастеры булып эшли башлый, үзенең хезмәт эшчәнлеге башында райондашларны баллоннардагы сыекландырылган газ белән тәэмин итү эшенә җитәкчелек итә. Ул елларда районда бүгенге кебек асфальт юллар юк, район халкын газ баллонары белән тәэмин итү дә сазлыклы, грунт юллары аша башкарыла. “Машина белән керү мөмкинлеге булмаган авылларга исә газ баллоннары атлар ярдәмендә абонентларга җиткерелгән вакытлар да күп булды”,-дип искә ала.
Соңрак исә Әмир аганы райондагы газ оешмасы начальнигы итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә районда газлаштыру эшләре башлана. 1994 елда зәңгәр ягулыкны беренче тапкыр Кече Чынлы авылында җибәрәләр. Биредә Яңа ел алдыннан авылның 12 йортына газ кертелә. Ә 1995 елда Иске Чүпрәле авылы газлаштырыла башлый.
2005 елда аның югары үз һөнәрен яратып һәм намус белән башкаруы нәтиҗәсендә район 100 процент газ белән тәэмин ителә. Нәтиҗәдә, 8798 абонент “зәңгәр ягулык”тан файдалана башлый.
Әмир абый 2005 елдан лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Венера Фәтхелислам кызы белән алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем алырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Балаларының һәрберсе гаиләле, үзләре дә балалар тәрбиялиләр. Әмир абыйның алты оныгы бар.
“Хезмәтенә күрә хөрмәте”, дигәндәй, газ хуҗалыгы системасында намуслы хезмәте өчен Әмир Хәсәнҗан улы төрле елларда район башлыгының, “Таттрансгаз”ның Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән, 2001 елда аңа “Газ сәнәгатенең Мактаулы хезмәткәре” исеме бирелә. Ул хезмәт ветераны, Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгы истәлекле медале белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев