Гадәттә, комиссиягә чакырылуның төп сәбәбе–төзекләндерү кагыйдәләрен бозу тора.
Район Башкарма комитетында административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә комиссия рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелек итте. Анда Уби авылы җирлегендә яшәүчеләргә карата төзелгән беркетмәләр каралды. Хәер, бу хакта күп тапкырлар газета битләрендә язылып торса да, райондашларыбыз һаман да булса “бер үк тырмага янә баса”.
Әйдгез, төзекләндерү кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеге –һәркемнең бурычы икәнен тагын бер кат ачыклап китик әле. 2026 ел башыннан Чүпрәле районында төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча 46 административ материал каралган, шуның нигезендә салынган штрафларның гомуми суммасы 40 мең сум тәшкил иткән. Шуларның 30 меңе–вазыйфаи затларга, 10 меңе – физик затларга карый.
Нәрсә өчен штраф салырга мөмкиннәр?
Комиссия нигездә йорт биләмәләре, оешма, предприятие территорияләрендәге чисталыкны һәм тәртипне контрольдә тота. Махсус рейдлар барышында өй алдындагы, җирлек урамнарындагы чүп-чар өемнәренә, төзелеш материалларының, тимер-томырның, хуҗасыз транспортның барлыгына игътибар юнәлтелә. Моннан тыш, чүп - чарны тиешсез урыннарга, әйтик, чокырларга, елга-ерынтыларга ташлау, шулай ук, контейнер тирәләренәдә тәртипсез калдыру, аларны рөхсәтсез яндыру да ярамый.
Йорт биләмәсе тирәсендә үлән, өрәңге куагы, борщевик үсемлеге үстерү дә төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга керә. Болар һәммәсе комиссиягә чакыруның да иң еш сәбәпләренең берсе. Төзекләндерү кагыйдәләренең 181.6 пункты нигезендә торак йорт хуҗалары үз җир кишәрлекләре чикләрендәге территорияне, шулай ук өй алдыннан 5 метр ераклыктагы араны, гадәттә ул урамның машина йөрү өлешенә кадәр, җыештырырга тиеш.
Бер сүз белән әйткәндә, койма алдында чисталыкны саклау– йорт хуҗасының турыдан-туры бурычы. Законны белмәү беркемне дә әлеге җаваплылыктан азат итми. Өй алдында төзелеш материалларын вакытлыча туплау да хокук бозу булып санала. Агач материалларын, кирпечләрне һәм башка төзелеш әйберләрен авыл җирлеге администрациясеннән алынган рөхсәт кәгазе барында сакларга мөмкин, ул 6 айга кадәр бирелә.
Тәртип бозучыларны ниләр көтә?
Башлап, комиссия вәкилләре хокук бозучыга бөркетмә төзи, аннан билгеләнгән датага район Башкарма комитетына комиссия утырышына чакыру җибәрә. Хокук бозу беренче тапкыр һәм кайбер башка җитди сәбәпләр булганда комиссия кайвакыт кисәтү ясый, хокук бозучыга “төзәлергә” мөмкинлек, ягъни өй алдын тәртипкә китерергә вакыт бирә. Әмма хокук бозучы әлеге кисәтүне игътибарга алмаган очракта, штраф билгеләнәчәк. Физик затлар өчен минималь сумма 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Кабат хокук бозу очрагында (ел дәвамында) сумма ике тапкырга арта.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов:
–Административ комиссиянең төп бурычы–җәза бирү түгел, ә җирлекләрдә тәртип һәм чисталык булдыру. Чүп-чар һәм эре габаритлы калдыкларны чыгару өчен полигоннар бар. Гадәттә, яз-көз чүп-чар контейнерлары тирәләрендә өйләр биеклек кисеп ташланган куаклар өеме барлыкка килә. Район, авыл җирлекләрендәге паркларның да төзек, матур булуы–һәркайсыбызның намусында. Еш кына анда ташланган тимер һәм пыяла шешәләр, пакетлар, азык калдыклары ята. Билгеле, бу бик ямьсез күренеш.
“Җыештырган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста була”, дигән әйтем бар. Туган җиребезне чүпләмичә, яшик, хөрмәтле райондашлар!
Нет комментариев