Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә “Без дуслык белән бердәм! " халык иҗаты фестивале узды

Фестиваль Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде.

Бу нәтиҗәле ел эчендә Татарстанда һәм безнең районда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган бик күп чаралар үткәрелде.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үткән "Без дуслык белән бердәм!” фестивале район мәктәпләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән чараларга йомгак ясады.

Әлеге фестивальнең максаты милли традицияләрне саклау, укучыларда патриотизм, милли мәдәнияткә хөрмәт һәм сак караш тәрбияләү, үсеп килүче буында милли эстетик зәвык формалаштыру, балаларда, үсмерләрдә рухи һәм эстетик культура, иҗат потенциалын башкару осталыгы белән бергә үстерү кебек бурычларны үз эченә алды.

Фестивальдә районның гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-8 сыйныф укучылары катнашты.

Фестивальдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Ул район башлыгы Марат Гафаров һәм шәхсән үз исеменнән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге бәйрәме белән, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, фестивальдә катнашканнары өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Әйтергә кирәк, фестивальдә катнашучыларның барлык номерлары да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, чыгыш ясаучыларның барысы да үз номерларына туры килә торган милли киемнәрдән иделәр. Һәр мәктәп, башкаларны кабатламыйча, үз номерларын әзерләгән иде, бу коллектив та, шәхси чыгышлар булды. Хореография буенча номерлар, халык биюләре, халык вокалы, төрле әкиятләрдән күренешләрне сәхнәләштерүләр дә булды, араларында бүгенге көнне чагылдыручы чыгышлар да бар иде.

Чара барышында чыгышларының ахырында һәр катнашучыга һәм коллективка Рәхмәт хатлары тапшырылып барды.

Фестиваль ахырында район мәгариф бүлеге методисты Алсу Тумакова фестивальдә катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев