Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылыннан Гөлназ Җамалетдинова “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе җиңүчесе

Бәйгегә нәтиҗә Казан шәһәрендә 17 февральдә ясалды.

2021 елның октябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызның бөек шәхесе, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, аның иҗатын, мирасын яшь буынга таныту максатыннан IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә эшләр кабул итә башлады. Барлыгы 42 меңнән артык катнашучыдан 756-сы финалга узып, жюри бәйгенең 135 җиңүчесен билгеләде. Шулар арасында Чүпрәле районы китапханәләр системасыннан җибәрелгән Яңа Кәкерле авылы китапханәсе эше дә җиңүче дип табылган. “Фронтовиклар татар телендә” номинациясендә катнашып Гөлназ Рафаил кызы Җамалетдинова II урынга лаек булды.
17 февраль көнне Казан шәһәрендә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең гала-концерты узды. Концертта мәртәбәле кунак буларак Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
- Бәйгене һәм шушы матур чараны оештыручыларга, безнең эшебезгә югары бәя биргән жюри әгъзаларына һәм җиңүгә һәрьяклап ярдәм күрсәткән остаз-җитәкчебез Г.З.Яфизовага чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез,-ди Яңа Кәкерле авылы китапханәчесе Рәйнә Миначева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев