Ат үрчетүне үстерү проекты кысаларында берничә юнәлеш буенча субсидияләр каралган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә ат үрчетүне үстерү буенча 2027–2031 елларга исәпләнгән биш еллык төбәк проекты эшләнгән. Шушы вакыт эчендә республикадагы атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычы куелды.
Ат–элек-электән кешенең юлдашы булып саналган. Нинди генә эшкә тотынса да, атлар ярдәмгә килгән, кешенең яшәү рәвешенә әверелгән, транспорт ролен дә үтәгән. Техника заманы алга киткәч, бу ярдәмчеләр арткы планга күчкән, күп кенә токымнар юкка чыккан. Соңгы елларда, киресенчә, ат үрчетү, токымнарны кире кайтару белән шөгыльләнүчеләр арта бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл хуҗалыгында атларны үрчетү программасы да шушы максатны арттыру өчен куелды. Шулай ук, төп бурыч – атлар үрчетү традицияләрен саклау һәм үстерү, аны халык, аеруча яшьләр арасында популярлаштыру.
Программа рәсми рәвештә 2027 елда башланачак, әмма аның кысаларындагы эшләр быел ук башланган. Алар арасында атлар санын 1,5 тапкырга арттыру, нәсел базасын ныгыту, балалар һәм яшүсмерләрдә әлеге тармакка кызыксыну уяту, яшь белгечләрне җәлеп итү һәм ат үрчетү традицияләрен саклап калу бар.
Бүген республикада барлык төр хуҗалыкларда барлыгы 31 мең 800 ат исәпләнә. Шуларның 18 мең 600е авыл хуҗалыгы оешмаларында, 13 меңнән артыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала.
Проект кысаларында биш ел эчендә һәр районда атлар санын кимендә 1000 башка арттыру бурычы куелган. Моның өчен хәзер үк ат үрчетү белән шөгыльләнергә әзер хуҗалыкларны һәм эшмәкәрләрне билгеләргә, кирәкле инфраструктура булдырырга һәм атлар сатып алырга кирәк. Продуктив һәм спорт атларын үрчетү белән Татарстанның 86 хуҗалыгында шөгыльләнәләр. Иң күп атны Саба, Балтач һәм Буа районнарында асрыйлар. Шулай ук республиканың сигез хуҗалыгында нәселле атлар үрчетелә икән.
Киләчәктә татар токымлы атларның нәсел сыйфатларын яхшырту өчен аларны башка токымдагы нәселле айгырлар белән кушу планлаштырыла. Нәтиҗәдә ике төр булдыру күздә тотыла: беренчесе – ит һәм кымыз җитештерү өчен продуктив юнәлеш, икенчесе – ат спорты һәм татарның милли уеннары өчен спорт юнәлеше.
Ат үрчетүне үстерү проекты кысаларында берничә юнәлеш буенча субсидияләр каралган. Алар арасында республикадан читтә товар җитештерү өчен тотыла торган бияләр сатып алу, атлар санын арттыру, проект-смета документларын әзерләү, ат абзарларын төзү һәм капиталь ремонтлау өчен ярдәм күрсәтү бар. Шунысы куандыра: субсидияләр барлык төр хуҗалыкларга, шул исәптән шәхси хуҗалыкларга да биреләчәк. Ярдәм чараларын алыр өчен, хуҗалыклар атларын «Хорриот» системасында теркәргә һәм биш ел дәвамында баш саннарын киметмәскә тиеш. Моннан тыш, программа кысасында селекция үзәге булдыру планлаштырыла, кадрларны әзерләүгә дә зур игътибар биреләчәк.
Безнең районда атчылыкны үстерү турыда җыелып сөйләшүләр башланды инде. Мунчәли авылында яшәүче һәм атлар үстерү белән шөгыльләнүче Марсель Хәйретдинов бу уңайдан үзенең тәҗрибәсе белән дә уртаклаша ала. Тормыш иптәше Эльмира ханым белән бергәләп алар хуҗалыкларында дистәләгән баш атлар үрчетә. Алга таба тагын арттыру планнары бар.
–Атларын карау җайлы, асрау да отышлы. Мондый программаларның гамәлгә ашырылуы бик әйбәт булачак, -ди ул.
Марсель Хәйретдинов әйтүенчә, ат ите сәламәтлек ягыннан караганда да – иң файдалыдан санала.
Дәвам итеп
Чүпрәледә бүгенге көндә 1200ләп баш ат исәпләнә. Шул исәптән, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында–414 баш, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда –385 баш.
Нет комментариев