Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 80 еллыкка — 80 төп имән утырттылар

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан районда 80 төп яшь имән агачы утыртылды.

Бу сан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын символлаштыра. Яшь үсентеләр амфиеатр янында урнашкан «Дуслык» балалар мәйданчыгында урын алдылар.

Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, хакимият вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр ата-бабаларыбыз узган героик үткәннәрне искә төшереп торчак, шулай ук, районбызынң экологик торышы өчен дә файдалы булып торачак.

Имән—озын гомерлелекне символлаштыручы агач. Халкыбызда элек тә, хәзер дә урманга барып, нәкъ менә имән агачын кочып, нык исәнлек, озын гомер теләү гадәте яши. Балалар мәйданчыгы да уен урыны гына түгел, ә яшеллек почмагына әвереләчәк.

Марат Гафаров белдерүенчә, яшь үсентеләрне райондашларыбыз бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев