Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Зур Аксу һәм Городище авылларын тоташтыручы юл яңартыла

Көтеп алынган вакыйга

Соңгы елларда Городище һәм Зур Аксу авылларында үткән халык җыеннарында ике авыл арасындагы юлның йөреп булмаслык хәлгә килүе турындагы зар  һәрдаим ишетелеп  килде.

Һәм менә үткән ел ук инде әлеге авыллар арасында юл салу эшләренә керештелар. Башлап юл төзүчеләр бу җиргә ком-таш ташып куйдылар. Ул ике авыл арасындагы күпергә якын җирдә зур тау өемен хасил итте. Анан соң авыллар арасындагы зур күперне ясау эшләренә тотындылар. Ул эш бүгенге көнгә төгәлләнде дә.

Асфальтны юлга яңадан  салуны “Татавтодор”ның райондагы оешмасы башкара. Заманча технологияләргә нигезләнеп юлның иске катламы бөтенләе белән каерылып алына. Нигезе дә тотрыклыландырыла. Моның өчен юлга калын итеп ком түшәлә, аннан соң вак таш җәелә. Бу эшләрне бульдозер, каток, экскаватор, грейдер кебек техникаларда оешманың уңган егетләре башкара. Дистәләгән КамАЗ автомобильләре юлга салынырга тиешле комны, вак ташны ташып тора. “Komatsu” төягече белән Василий Кудрявцев КамАЗ автомобильләренә шуларны төятеп тора. Юлга бушатылган төзелеш массасын Николай Долгов бульдозер белән җайдерә. Юлчы егетләр алны-ялны белми, иртәдән алып кичкә кадәр хезмәт куялар, диделәр безгә.

- Бүгенге көндә 5 км озынлыктагы юлга яңа асфальт салуга әзерлек эшләре тәмамланып килә. Ком, аннан соң вак таш түшәлгән һәр катлам каток белән таптатылып, тыгызланып, кирәк булган барлык эшләр дә тиешле дәрәҗәдә башкарыла. Болар тәмам булганнан соң  ике катлам асфальт массасы салыначак,-ди оешманың мастеры Алмаз Зәйдуллов.

Рәсемнәрдә: “Амкадор” төяткечендә эшләүче Ирек Хаяров; бульдозерчы Николай Долгов һәм юл төзү мастеры Алмаз Зәйдуллов; шофер Эльвир Шәрәфетдинов; оешма хезмәткәре Рамил Вәлиуллин; Василий Кудрявцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев