Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә V районара чаңгы марафоны узды

Чаңгы ярышларында безнең район чаңгычылары белән беррәттән күрше төбәкләрдән һәм районнардан да чаңгычылар катнашты.

Чүпрәле урманчылыгы территориясендә урнашкан чаңгы базасында V районара чаңгы марафоны узды. Ярышларда Чуваш Республикасының Шомыршы районы, Ульяновск өлкәсе, Буа районы һәм безнең районнан 10 яшьтән алып 50 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар көч сынашты.

Җиңүчеләр иң яхшы вакыт күрсәткече буенча билгеләнде. Призлы урыннарны яулаган спортчыларга Грамоталар, медальләр, Ульяновск шәһәрендәге “Улёт” аквапаркына  сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гомумән, ярышка килгән кеше буш кул белән кайтып китмәде – чаңгыга баскан һәркемгә катнашучы медальләре тапшырылды.

Чаңгы спортын сөючеләрдән һәм әлеге ярышка катнашучылардан иң яше, кеше Яна Синдюкова иде. Ул истәлекле бүләккә лаек булды. Чаңгы ярышларының иганәчесе Нияз Дамаев иде.

Рәсемдә: Ярышларда призлы урынны яулаган яшь спортчыларга бүләкләр тапшыру мизгеле. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев