Комбайннар парады.
Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю башланыр алдыннан һәр елны ашлык җыю техникасының бу эшкә әзерлек сыйфаты тикшерелә. Быел техниканы район башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, Казан дәүләт аграр университетының “Агрохимия һәм туфрак белеме” кафедрасы доценты Фәннур Фәсхетдинов, районның баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхаттаров составындагы комиссия карады. Чарада шулай ук районның барлык хуҗалыклары һәм агроидарә белгечләре дә катнашты.
Техниканы тикшерү “Эталон-Агро” җәмгыятеннән башланды. Аннары комиссия “Цильна”, "АгроТрансПорт" җәмгыятьләре, “Чистополье” холдинг компаниясенең "Рассвет Агро-Чүпрәле" агрофирмасы комбайннарын контрольдән уздырды. Комиссия каравына Бикчуров, Мәхмүтов, Низамов, Дамаев крестьян-фермер хуҗалыклары да, техникум да үз техникасын тәкъдим итте.
Комбайннарны карау барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына игътибар бирелде. Шул ук вакытта агрегатларны янгын сүндерү җиһазлары, беренче медицина ярдәме аптечкалары, запас су белән тәэмин итү, герметиклык мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы турында да сүз барды.
–Быел урып-җыю катлаулы булачак. Аны башкарып чыгу өчен бөтен көчне куярга кирәк. Шуңа күрә дә техниканың сыйфатлы итеп әзерләнүе, бигрәк тә ашлык коела торган урыннарның булмавы мөһим, - дип ассызыклады агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов, комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп.
Комбайннар парадына йомгак ясаганда техниканың иң яхшы әзерлеге буенча 1нче урынны - “Цильна” җәмгыяте, 2нче урынны – “Бикчуров КФХ”, 3нче урынны “АгроТрансПорт” җәмгыяте һәм “Мәхмүтов КФХ” алганлыгы мәгълүм булды.
Җитәкчеләр урып-җыю барышында комбайнчылар арасында ярыш оештыралачагы, аның ункөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгыларга Грамоталар һәм акчалата премияләр биреләчәге турында да әйттеләр.
Нет комментариев