Диспансерлаштыруның икенче этабын узганнан соң картага дерматовенеролог һәм корсак аортасын УЗИ тикшерү нәтиҗәләре кертеләчәк.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансерлаштыруның яңа кагыйдәләре турында искәртте. Алар 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. ТАСС язганча, махсус карталарга табиблар хәзер пациентның липид профиле турында мәгълүмат кертергә тиеш булачак.
Ведомство документында мондый профиль пациентның холестеринга (ЛПВП, ЛПНП, ЛПОНП) һәм триглицеридларга кан анализын тапшырганнан соң алынган мәгълүматларны исәпкә алып формалашуы әйтелә.
Яңа кагыйдәләр буенча медицина хезмәткәрләре диспансеризация вакытында йөрәк ишемиясе авыруы ихтималын да бәялиячәк.
Нет комментариев