Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

“Тормышның кадерен белергә өйрәндем”

Фуат Сафин, «Буа газы» эксплуатация-җитештерү идарәсенең корпоратив яклау хезмәте инспекторы,”Батырлык” ордены кавалеры, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән (1999 елда Чечен Республикасында хезмәт иткән):

 

–Мин армиягә 1998 елда чакырылдым, Псков шәһәрендә урнашкан частьтә һава-десант гаскәрләрендә пулеметчы булып хезмәт иттем. Ялга җыенырга вакыт җиткәч, өйгә җибәрмәделәр. Ял урынына 10 көнлек хәрби өйрәнүләргә озаттылар. Ә аннан безне Чечен Республикасына җибәрделәр. Бу 1999 ел иде.

Чечен Республикасында  мин санитар  булып хезмәт иттем, авыр бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Торак пунктларны сугышчылардан азат иттек.  Шундый бәрелешләрнең берсеннән соң, “Батырлык” орденына лаек булдым. Ә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгәнемне соңрак–Псковка кайткач кына белдем.  

Армиягә киткәндә, без, 18-19 яшьлек егетләр,  боларның барысын да кичерербез дип уйламаган да. Күз алдында иптәшләренең яралануын, вафат булуын күрү кичерешләре тормышка булган карашны бик нык үзгәртте. Армиядә хезмәт итү мине тормышның, гомернең кадерен белергә өйрәтте, ә иң мөһиме әти-әниеңне, якыннарыңны кайгыртып яшәргә кирәклеген аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев