Чүпрәле районында сайлаучылар саны 15443 кеше тәшкил итә.
2026 елның 18-20 сентябрендә Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза. Парламентка барлыгы 450 депутат сайланачак: 225е — федераль партия исемлекләре буенча һәм 225е — бер мандатлы сайлау округлары буенча.
Бүген, 2026 елның 18 сентябрендә, 8: 00 сәгатьтә ТР Чүпрәле районында 36 сайлау участогы ачылды. Иске Чүпрәле авылы участокларында сайлаучыларның шактый актив булуы күзәтелә.
Сайлау участоклары тавыш бирүнең өч көне дәвамында 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Нет комментариев