Николай Архипов: “Минем бәхетем – басуларда”
“П.В.Дементьев исемендәге агрофирма”ның Зур Аксу филиалы механизаторы Николай Архипов кырда инде утызынчы язын каршылаячак.
Яңа Элмәле авылында яшәүче Елизавета Петровна һәм Иван Николаевич Архиповларның 8 балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Алдынгы механизатор булып танылган әтисе Иван Николаевич улы Николайны кече яшьтән үк үз янына утыртып йөртә башлый. Бу хакта Николай үзе:
- Үземне белә башлаганнан бирле тракторда, комбайнда утырып йөрдем. Үсә төшкәч, әти янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Техникага, җиргә мәхәббәт шул вакытта ук сеңеп калган күрәсең, - ди.
8 класстан соң, техника янында булу теләге Николайны Чувашия Республикасының Цивильск совхоз-техникумына алып килә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына техник-мехник белгечлеге буенча диплом алып, туган авылына әйләнеп кайта ул. Шул ук елны 18 яше тулган Николайны армия хезмәтенә чакыралар. Солдат хезмәтен ул Северо-Курильск утравында, чик буе гаскәрләрендә үтә.
Армия хезмәтен 1991 елда тәмамлап янә туган авылына әйләнеп кайта. Тырыш егетне ул вакыттагы Ильмово колхозына эшкә чакыралар. Яшь егеткә "ДТ-75" тракторын ышанып тапшыралар. Бу тракторда өч ел эшли Николай: җир дә сөрә, чәчү өчен җир дә әзерли, гомумән, нинди эш кушсалар, шуны намус белән башкарырга тырыша ул. 1994 елда аңа инде “МТЗ-80” тракторын бирәләр. Биредә ул 10 ел эшли. Язын-көзен чәчү, туфрак эшкәртү, җир сөрү кебек эшләр башкарса, җәен “Нива” комбайнына утырып, язын яисә көзен үзе чәчкән басулардагы игеннәрнең уңышын җыюда катнаша. Авылларга куәтле чит илдә эшләнгән тракторлар кайтарыла башлагач та, колхозда иң беренчеләрдән булып аны Николай Ивановичка тапшыралар. Бу чөгендер алучы “Клейн” комбайны була. Әлеге техниканы эшләтү серләренә төшенеп, ул кырларда чөгендер алуда катнаша.
2004 елда районда “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы оеша (соңрак ул “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” дип үзгәртелә). Николай Иванович хезмәт куйган Яңа Элмәле хуҗалыгы да әлеге агрофирма составына кертелә. Әлбәттә инде, агрофирмада чит илдә эшләнгән югары куәтле тракторлар күп була. Шуларның берсен – “Фенд” маркалы тракторны Николайга ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар да. Аның бу тракторда эшли башлаганына быел 18 ел була. Әлеге трактор белән ул җир сукалау, чәчү өчен туфрак әзерләү кебек эшләрне башкара.
Халык телендә “Эш сөйгән – бәхетен табар” дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор Николай Архипов ак бәхетен кара басулардан тапкан. “Минем бәхетем - басуларда. Үз гомеремне кырлардан һәм техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм, -ди ул. 30 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч төгәллеге белән аерылып тора.
Ел саен диярлек Николай Архипов агрофирма буенча район күләмендә үткәрелгән алдынгылар слетында да катнашып килә, район Сабантуенда алдынгыларны бүләкләү тантансына да чакырып, бүләклиләр аны. Бер елны хәтта Казанда Баскет-Холл күңел ачу үзәгендә үткән алдынгылар слетында катнашу бәхетенә дә ия була ул. Аның намуслы хезмәте төрле елларда бирелгән Мактау Грамоталары, бүләкләр белән дә бәяләнә. 2016 елда аңа Татарстан Президентының Рәхмәте тапшырыла. “Ак Барс-холдинг”тан Егоров исеменнән төрле елларда 1, 2, 3 дәрәҗә Дипломнарга лаек була ул. Агымдагы елда исә авыл хуҗалыгы производствосында намуслы хезмәте өчен “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма”ның Зур Аксу филиалы тракторчы-машинисты Николай Архиповка Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде.
Кыр эшләре вакытында, өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына гаиләсендә дә күнеккәннәр инде. Хәер, тормыш иптәше Надежда Владимировна да авыл хуҗалыгы тармагында: Яңа Элмәле товарлыклы-сөтчелек фермасында сөт савучы булып хезмәт куя. Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булмаса, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул. Архиповлар гаиләсендә йорт эшләрен башкаруда бүленеш юк: кем нәрсәгә өлгерә, шуны эшли тора. Кызларын да мөстәкыйль тормышка әзерләп үстергәннәр. Инде ике кызлары тормышта урыннарын табып, эшләп яшиләр. Олы кызлары Елена гаилә дә корган, икенче кызлары Ольга Ульяновск шәһәрендә. Кече кызлары Елизавета исә әлегә Яңа Элмәле урта мәктәбендә, 9 сыйныфта белем ала.
Язмам ахырында шуны да әйтәсем килә, Архиповлар династиясенең, әтиләре Иван аганың һөнәрен авылда аның ике улы: Николай (язмам герое) һәм Петр дәвам итәләр. Петр Архипов (гаиләдә кече малай) бүгенге көндә “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма”ның алдынгы комбайнчыларының берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев