Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәледә физкультурачылар көне үтте
Россиядә ел саен август аеның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Безнең районда аны зурлап уздыру традициягә кергән.
-
Чүпрәледә 63 процент урып- җыю эшләре үткәрелде
Бөртекле культуралар чәчелгән барлык мәйданнарның 60 проценттан артыгында урып- җыю эшләре үткәрелде. Һәр гектардан уртача уңыш 26 центнерны тәшкил итә.
-
Әтәч, тавыклар да исәптә
Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнү алдында. Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу быелның 1 июленнән башланды һәм ул 15 августка кадәр дәвам итә. Шул вакытка райондагы барлык объектлар исәпкә алынып бетәргә тиеш. Мал-туар, кош-корт, җир кишәрлекләре, яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары һәм башкалар махсус кодлар ярдәмендә бланкларга теркәлә.
-
Чүпрәле терлекчеләре темпны киметмәскә тырышалар
Ферма хезмәтчәннәре үз алларына куелган бурычны тормышка ашыру буенча нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешәләр. Үткән елның җиде ае белән чагыштырганда, 11439 центнер сөт (8%) артык җитештерелде. Ел башында район башлыгы Александр Шадриков һәр сыердан уртача сөт савуны 5500 килограммга җиткерүне бурыч итеп куйган иде. Аның өчен ел дәвамында сөт малларының продуктлылыгын кимендә...
-
Чүпрәледә урак батырлары бүләк ала
Район басуларында көзге культураларны урып- җыю тулысынча төгәлләнде. Борчак һәм арпа суктыру соңгы гектарларда бара. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, эш темпы шактый югары. Былтыргыга караганда 6000 гектар мәйданда игеннәр күберәк суктырылды һәм ашлыкның тулаем җыемы 31000 тоннадан артыграк булды. Бүгенге көнгә планда каралган 39222 гектар ашлык басуының...
-
Татар Бизнәсе авылында бәрәңгегә мәдхия җырладылар
Йодрык кадәрле, йомыры гәүдәле, ак тәнле, ах тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге! Менә шулай дип мәдхия җырлый аңа халкым. Бәрәңгедән башка өстәл табынын, аш-суны күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
-
Чүпрәледә кыр эшләренә күзәтү
Район басуларында урып- җыюның кызган чагы. 2 августка алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар биләгән 39222 гектардагы мәйданның 14613 гектарында (37,3 %) игеннәр суктырып алынды. Һәр гектардан уртача 27,6 центнер уңыш чыга. Районда тулаем 40261 тонна ашлык суктырылды. Һәр комбайн 28 гектарда эш башкарган. Бер көндә 1650 гектардагы...
-
Бизнәлеләр кунак җыя
Меңъеллык тарихлы Татар Бизнәсе авылы райондашларны, якташларын кунакка чакыра. Былгы авыл бәйрәме "Бәрәңгегә мәдхия" дип исемләнгән. Сугыш елларында черек бәрәңге ашап халкыбыз авырлыкларны җиңгән. Авыл халкының төп ризыгы булып бүген дә бәрәңге тора. Шуңа да бәрәңгегә мәдхия җырланачак бәйрәмдә. Күңелле уеннар, милли ризыклар, популяр артистларыбыз чыгышлары, кичке дискотека-барысы да сезне...
-
Казан күренеше акчаларда пәйда булсын өчен
Татарстанлылар, шул исәптән чүпрәлеләр дә, Россия банкы тарафыннан игълан ителгән "Синең Россияң" конкурсына актив кушылдылар. Конкурс шартлары буенча ике җиңүче шәһәрнең дүрт тарихи-истәлекле урыны Россия Банкы чыгарачак яңа кәгазь акчаларда сурәтләнәчәк. Шушы көннәрдә конкурсның беренче этабы төгәлләнде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең өч тарихи истәлекле урыны конкурсның икенче этабына...
-
Чүпрәле районы басуларында урып - җыю эшләре гөрли
Район басуларында урып- җыю эшләре кызганнан- кыза бара. 60 тан артык комбайн иртәдән соңгы кичкә кадәр бөртекле ашлык суктыра.
-
Татарстанда урып- җыю эшләренең барышы турында
Республика буенча 302,8 мең гектар мәйдандагы бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларның уңышы җыеп алынды (үткән ел 97,3 мең гектар иде).
-
Чүпрәледә кылны кырыкка ярыр чак
Ашлык фронтындагы көрәш киң колач алды. Бүген район басуларында 60 тан артык комбайн иртәдән соңгы кичкә кадәр бөртекләр суктыра.
-
Татарстан мөфти урынбасары Чүпрәледә төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә булды
Татарстан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Чүпрәле мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.
-
Чүпрәле кырларында иген шавы
Исегезгә төшерәбез, быел районыбыз басуларында 39222 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар үстерелде. Яз һәм җәй айларында явым- төшем чагыштырмача җитәрлек дәрәҗәдә үк булмаса да, ашлык уңышы мул күренә. Моны игенчелектә югары технологияне дөрес куллану һәм механизаторларның үз вазыйфаларына җаваплы карашлары нәтиҗәсендә ирешелде дип аңларга кирәк.
-
Чүпрәледә урак өсте
Авыл кешесен шатландыра торган бер вакыт инде ул урып-җыю чоры. Ындыр табакларына ашлык кайту, яшелчә, җиләк-җимешләрнең өлгереп килүе күңелгә бер хозурлык бирә. Быелгы ел, игенчелек өлкәсендә бераз уңышлырак булырга да охшап тора.