Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә кылны кырыкка ярыр чак

Ашлык фронтындагы көрәш киң колач алды. Бүген район басуларында 60 тан артык комбайн иртәдән соңгы кичкә кадәр бөртекләр суктыра.

Район буенча планда каралган барлык мәйданның 18 процентында игеннәр җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 28,8 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыяте комбайнчыларының фидакарь хезмәте аеруча мактауга лаек. Биредә барлык гектарларның 30 процентында урып- җыю төгәлләнде дә инде. Кечечынлылылардан аз гына калышып барган "АгротрансПорт" игенчеләре дә вакытның кадерен белеп хезмәт куялар. "Ак Барс Чүпрәле" һәм П. В. Дементьев исемендәге агрофирмада да 20 процентка якын мәйданнарда игеннәр урып- жыелды. "Мәхмутов И." һәм "Гафуров Җ." фермер хуҗалыклары уҗым бодаен суктыруны уңышлы төгәлләделәр. Дементьевлылар районда беренчеләрдән булып арпа суктыруга керештеләр. Әлеге аның уңышы һәр гектардан уртача 25 центнерны тәшкил итә. -Кыр корабларын тулы куатенә файдалану өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Техника белән проблема юк, ашлык өлгерде. Бүген без һәр комбайнның уртача 30 гектарда эш башкаруын тәэмин итәргә тиешбез. Бу- көн таләбе. Әмма, эш вакытында бәла- каза килеп чыкмасын өчен техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә кирәк. Кеше гомере һәм аның сәламәтлеге барыннан да кадерле",- ди агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак башланды авыл хуҗалыгы