Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ильдар Гыйльметдинов: Халык яхшы якларны да, кимчелекләребезне дә күререгә тиеш
Бүген Казанның Мәскәү районы территориаль сайлау комиссиясенә Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов үзенең документларын тапшырды.
-
Чүпрәледә беренче ашлыкны Мәхмутовныкылар суктырды
Җиңел кулдан дигәндәй, быелгы уракка районда беренчеләрдән булып Ильмир Мәхмутов җитәкләгән хуҗалык игенчеләре кереште.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәленең күркәм гаиләләрен хөрмәтләделәр
Календарьда 8 июль- изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә алу һәм Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тамырлары ерак тарихка алып китсә дә, аның нигезендә барлык милләтләрне дә берләштергән гаилә традицияләре, аның асылы, кыйммәтләре ята.
-
Төзекләндерелгән җәмәгать суды бинасын күрергә, дип Чүпрәлегә олы кунаклар килде
Капиталь төзекләндерү үткәрелгән җәмәгать судьялары урнашкан бинаны күрергә Казаннан бер төркем югары даирәдәге кунаклар килде.
-
Вәсил Шәйхразиев чүпрәлеләргә Казан изге Ана соборы һәм Болгар ислам академиясе проектларын тәкъдим итте
Чүпрәледә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев булып китте. Район мәдәнят йортында ул район активы, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.
-
Чүпрәледә төзелүче үзәк "Җәмигъ" мәчетенә ярымайлар урнаштырылды
"Җәмигъ" мәчетендәге кече һәм баш манарага ярымайлар урнаштырылды. Чираттагы игелекле эшнең рамазан аенда башкарылуы да бик күркәм.
-
Чүпрәледә иң яхшы сабанчыларны ачыкладылар
28 июнь көнне районда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге киеренке шартларда барды, чөнки бирегә хуҗалыклардан иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде.
-
Чүпрәледә Чыгарылыш кичәсе узды
Чыгарылыш сыйныф укучыларының җиңел сулап куяр чаклары җитте. Имтиханнарда 11 ел алган белемнәрен күрсәтеп, бүген алар чын мәгънәсендә ял итәргә, күңел ачарга тулы хокуклылар.
-
Чүпрәледә ифтар ашы узды
Бер хәдистә рамазан аенда ураза тотучыны тукландырсан, үзен дә ураза тоткан савабын алырсын диелә. Ә бу көннәрдә үзен мөселман дип күргән һәрбер кеше ураза тота. Шушы гамәле белән ул кылган гөнаһлары өчен гафу сорый, Аллаһыга якыная.
-
Кадерле ветераннарыбыз янында
«Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан республика күләмендә күп кенә программалар тормышка ашырыла. "Безнең кадерле ветераныбыз" шундыйларның берсе.
-
Чүпрәледә "Хәтер шәме" акциясе узды
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Әлеге уңайдан 21 июньдә кичке 21.00 сәгатьтә район үзәгендәге Мәңгелек ут янында Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясе узды.
-
Чүпрәле районы илкүләм “Хәтер шәме” акциясенә кушылачак
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе уза. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында -фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу.
-
Чүпрәледә печән әзерләү һәм сенаж салу дәвам итә
Хуҗалыкларда эшнең кызу чагы. Хәзер барлык җирлекләрдә дә терлек азыгы әзерләүгә бердәм керештеләр. Район буенча 900 тоннадан артык яхшы сыйфатлы печән әзерләнде һәм 9000 тоннага якын сенаж салынды. Планга карата үтәлеш 12- 20 процентны тәшкил итә. 66 тонна яфраказык тупланды. 8290 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрнең 4000 гектары печән, сенаж һәм...
-
Чүпрәледә "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагерын ачу тантанасы узды
Түбән Чәке урман аланындагы балалар лагерын совет чорыннан алып, бүгенге көн балалар да яхшы белә. Бу лагерь җәен өчәр сменада балаларны үзендә кабул итеп, истәлекле кичәләре, походлары белән күңел түрендә урын алуга сәбәпче булган. Еллар үтә-үтә аның биналары инде искерде, балаларны, хәтта, җәлеп итмәслек булды. Тик табигате, истәлекле урыннары белән...
-
Россия көнендә Чүпрәледә заманча спорт мәйданчыгы ачылды
Бүген 12 июнь-Россия көнендә Иске Кәкерле авылында заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Авыл халкы өчен истәлекле вакыйганы уртаклашырга район хакимиятеннән, мәгариф бүлегеннән кунаклар килде.