Татар Бизнәсе авылында бәрәңгегә мәдхия җырладылар
Йодрык кадәрле, йомыры гәүдәле, ак тәнле, ах тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге! Менә шулай дип мәдхия җырлый аңа халкым. Бәрәңгедән башка өстәл табынын, аш-суны күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Моннан йөз-ике йөз еллар элек Россиядә бәрәңге икмәгәннәр, аның ни икәнен дә белмәгәннәр, хәтта шулпалы ашка да бәрәңге урынына шалкан салганнар.
Бәрәңгенең туган җире булып Көньяк Америка санала. Шушы ерак континенттан бәрәңге Испаниягә кайта, ә аннан соң Италия, Франция һәм Голландиядә дә җитештерелә башлый. Соңрак бу ризык Россия чикләрен дә үтеп керә. Беренче бәрәңгене ашап карау хакында мондыйрак кызык хәл дә булган. Имештер чит илдән алып кайткан түрәләргә ошап куя һәм икенче елны Россиядә бәрәңге утыртыла. Бәрәңге яңа җирдә матур гына чәчәк ата. Пешекчеләр бу культураның ашый торган өлеше шул дип ашамлык әзерлиләр, ә ул капмаслык әче бер ризык булып чыга. Хуҗа бәрәңгене йолкып ташларга куша. Шунда аның "җимешләрен" күрәләр. Пешереп, ашап карагач, бик тәмле ризык булуы ачыклана. Шулай итеп бәрәңге Россиягә үтеп керә. Инде без хәзер бәрәңгене икенче икмәгебез дип атыйбыз.Әби-бабайлардан еш кына "Аллаһ халыкны бәрәңге белән икмәктән аермасын", - дип юкка гына әйми. Сугыш һәм ачлык елларында аның череген ашап исән калганнар. Бу хакты күп кенә өлкәннәребездән дә ишетергә мөмкин.
Татар Бизнәсе авылында быел җиденче тапкыр узучы авыл бәйрәме бәрәңгене олылап, аның хөрмәтенә багышланды. Бәйрәмне оештыручылар да югарыда әйтелгәннәрне күздә тотып, бәрәңгедән башка чыннан да яшәп булмаганлыгын, аның никадәрле мөһим культура икәнлеген җиткерүне максат иткәннәр.
Бәйрәмнең тантаналы ачылышында район башлыгы Александр Шадриков бизнәлеләрнең һәр елны шулай бәйрәмне төрләндерүләренә соклануын белдерде. Чараны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, якташыбыз Рөстәм Бакировка рәхмәтләрен җиткерде, шулай ук, оештыру эшләрен башкаручы Фәнис Айсинга Рәхмәт Хаты тапшырды.
Бәрәңге бәйрәменә кунаклар бик күп кайткан иде һәм әлбәттә, олы күчтәнәчләр белән. Шушы авылдан чыккан хөрмәтле якташыбыз Нияз Хисмәтов та бәрәңге хакында күп кенә хатирәләр белән уртаклашып, авылның уңган булган кешеләренә бүләкләр тапшырды. ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның да әлеге бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре укылды, авыл хуҗалыгы эшчәннәре исә Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә бүләк алучылар күп булды бу көнне. Бәрәңгегә багышланган ярышлар да уздырылды, авылның уңган апалары тарафыннан төрле ризыкларны да авыз иттеләр кунаклар. Газета битләрендә оештыручылар рәсем, шигырь язуны да тәкъдим иткән иделәр, анда да катнашучылар шактый булды. Аларны да сәхнә түренә чакырып бүләкләделәр.
Әлеге матур бәйрәмдә Татар Бизнәсе, район халкы, кайткан кунаклар рәхәтләнеп, сөенә-куана ял итте, милли көрәш карады, Казаннан килгән җырчыларны, биючеләрне алкышлады. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге булып, якташыбыз Габдулла Рахимкуловның 90 еллыгы уңаеннан туплап чыгарылган җыентыкны да тәкъдир итү булды. Теләүчеләр игътибарына әлеге җыентык, җырларының язмасын алу мөмкинлеге тудырылды.
Казан шәһәреннән кайткан Солтания ханым:
-Туган авылыбыздан киткәнебезгә шактый, шулай да төп нигезне, туганнарны онытмыйбыз, кайтабыз, инде оныкларга җиткерәбез туган туфракның никадәрле якын булуын. Әлеге бәйрәмгә дә тәмле ризыклар бәйгесе була дигәч, бәрәңге пилмәне белән котлет әзерләп чыктык. Бәрәңгене бик яратабыз, тормышны аннан башка күз алдына китерүе кыен.
Рамиль Хаҗиморатов, Нурлат шәһәреннән:
-Бәрәңге бәйрәме була дигәч, кунакка бәрәңге бәлеше пешереп кайттык. Нурлатта да мишәрләр, чувашлар бердәм яши, әлеге дуслыкның кайтавазы булып шушы ризыкны чүпрәлеләргә тәкъдим иттек. Бәрәңге әллә кайлардан килсә дә, милли ризыгыбызга күптән әверелде. Икенче икмәктән башка яшәү мөмкин түгел, минемчә.
Әнисә Азизова, Татар Бизнәсе:
-Бәрәңге якмышы пешердем мин. Әлеге ризыкны әниләр әзерли иде, бик тәмле. Тәме әни әзерләгән кебек үк булмаса да, балачакның якты хатирәсе ул.
Бәрәңге хакында күп кенә фикерләр һәммә кешедән ишетергә туры килде бәйрәмдә. Инде иртә яздан көзгә кадәр тир түккән бәрәңгене тиздән казып алыр чаклар да җитә. Муллыгы, уңышы белән булсын иде ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев